поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
30.04.2011 Мәгариф

Безне робот итмәкчеләр

Күптән түгел йомыш белән бер оешмага кергән идем. Икенче катта берничә ханым шар ярып сөйләшә. Баскычтан менгәндә инде аларның пыр тузып... үз балаларыннан зарлануы аңлашылды. Чит кеше күргәч туктасалар да, алар әйткән фикер “ияреп” артымнан кайтты.

– Без, ичмаса, әниләр әйткәнне көтеп тормый идек, өйдәге бар эшне эшләдек. Хәзер алар, кушмасаң, ишегалдын көрисе дип тә белмиләр бит. Чын зомбилар, робот та робот, алар да робот...

 

Мондый фикерне, төгәлрәге, балалардан зарлануны элегрәк тә ишеткәнем бар иде инде. Янәсе, мәктәптән кайталар да, йә китапка, йә компьютерга ябышалар, өйдә бер эшкә булышмыйлар... Һәм мондый зарлар күп очракта әйбәт укучы балалар турында. Тик хаклымы без? Бар гаеп балалардамы соң?

 

Барыбыз да белә: бүген мәктәпләрдәге уку программасы, укыту системасы мөмкин булган барлык чикләрне үтеп китте, безнең замандагы уку белән бүгенге балаларның рухи хәлен чагыштыра торганмы соң? Игътибар ит­сәгез, алар инде мәктәптән үк суырылып, хәлсезләнеп кайта. Сүнеп, дөньяда бер гамь­нәре дә калмыйча. Алтышар, атнага бер көн җидешәр сәгать дәрес тә укыйлар, имтиханга, тестларга да әзерләнәләр. Контроль эшләр дә бихисап. Өстәвенә укытучылары сәгать саен, минут саен БДИ, тестлар белән, мәктәптән белешмә алып чыгу, сыйныфта утырып калу белән куркыта. Тикмәгәмени күпчелек бала югары кан басымы, көчле аритмия белән интегә? Алар безнең кебек җыр, хезмәт, рәсем, физкультура ише дәресләрдә дә ял итми, аларны фән укытучылары имтиханнарга, тестларга әзерләнү өчен “ала” – чөнки башкача балалар белән шөгыль­ләнү мөмкинлеге юк. Программада андый вак-төяккә түгел, кабатлауларга да вакыт би­релмәгән диярлек.

 

Тестлар системасы кертелү белән балалар пультка тоташтырылган робот хәлендә калды. Ни гаҗәп, ул “робот”ның фикерләү сәләте дә, үзләштерү мөмкинлеге дә, мәгълүмат сыйдырышлылыгы да чиксезлектән чиксез­леккәчә дип билгеләнде.

 

Мин инде кызымның математика укытучысы (үземнең дә укытучым) белән бәхәсләшеп беттем: “Ник куасыз аларны, артыгы барыбер башка керми бит, менә мин дә сезнең укучыгыз, утыз ел үтсә дә, сигезенче класс буенча биремнәрне эшли алам, дөрес, хәзер алар башкача, без гади генә итеп эшләгән әйберләрне дә катлауландырып эшлиләр, дим. Тик ул үзенчә хаклы, ул да кумыйча булдыра алмый: балалар тизлеккә өйрәнергә тиеш. Стресс аламы ул, нерв чиреме, өлгерәме-өлгермиме, булдырамы-булдырмыймы, эшләргә, өйрәнергә тиеш. Өстәгеләр шулай куша!

 

Һәм шушы шартларда да, үз баласын якларга, сакларга бурычлы булса да, әти-әни­ләрнең күбесе һаман да бар гаепне үз баласыннан эзли, нишләптер мәгарифтәге бү­генге тәртисезлекләргә (тәртип дип язып булмый) каршы чыкмый. Үз балаларыбызны без дә аңламагач, без дә якламагач, аларны кем аңлар, кем кайгыртыр соң? Шул ук вакытта ни өчен соң әле укытучылар, мәктәп коллективлары укучыларның, инде килеп, үзләренең хокукларын даулап берни әйтми? Мин юрист түгел, әмма бүгенге укыту шартларында балаларның күпме хокуклары бозылуын гына чамалый алам. Әйтик, СанПиН нормалары буенча, бала компьютер каршында ничә минут утырырга тиеш тә, бүген 40ар минут тест эшләп, алар күпме радиация ала? Әле бит өйгә кайткач та шул ук компьютер каршында тест эшләргә өйрәнергә тиеш.

 

Тик аңа карап бала барыбер үз сәләтеннән артыгын үзләштерә алмый. Үтә сәләтле балалар гына (ә андыйлар бөтен мәктәбенә ничә данә соң) ерып чыга ала торган мәгариф сиратларын үтәргә дип газап чигүче абсолют күпчелекне тәшкил итүче балаларга нишләргә? Игътибар беләнрәк күзәтегез әле балаларыгызны: алар сезне ни дәрәҗәдә аңлый, алар өй эшенә бирелгән шигырьне нинди тизлектә ятлый?! Күрә­сең, өстәгеләргә күпчелек яшьләрнең нәкъ менә робот һәм зомби булуы кирәктер дә.

 

Күптән түгел мәктәпләрдә иң озын чирек тәмамланды. Әле безнең чордагы уку системасы белән дә арып, зарыгып көтә идек каникулны. Хәтерлим әле, өченче чирек ахырына инде безне укытучылар жәлли башлый, балалар, арыдыгыз инде дип, өй эшләрен дә киметәләр иде. БДИ кертел­гәннән бирле 9, 11 сыйныф балалары язгы каникул күрмәде. Юк, өстәгеләргә бу гына аз булып тоелды – дәшмиләр, түзәләр бит әле – быел инде алтынчы, сигезенче, унынчы сыйныфларны да бу бәхеттән мәхрүм итәргә булдылар.

 

Түләүле пробный имтиханнар шулай ук акча эшләү өчен уйлап табылган нәрсә кебек. Ә нәрсәгә түләүле? Ул акчалар кая тотыла? Нигә шулкадәр кыйммәтле, чыгымлы булгач, чыгарылыш имтиханнарын элекке – бушлай системага кайтармаска? Сораулар, сораулар, сораулар...

 

Укытучыларга бирелгән ноутбуклар белән өстәгеләр күпме мактанды. Белсәләр иде аларның укытучыларга күпме өстәмә “уңайлык” тудырганын?! Мин аптырыйм һәм аңламыйм, безнең укытучылар шушы дәрәҗәдә үк битараф һәм куркакмыни? Алар кайда безнең балаларның хокукын яклап бер сүз әйтсен, монда әле үзләрен яклап бер сүз әйтә алмыйлар бит. Кыс­касы, мәгариф, мөгаен, нәкъ менә шуңа – укытучылар да, мәктәп җитәкчеләре дә, без – әти-әниләр дә берни дәшмәгәнгә, үз күләгәбездән үзебез куркып, бер яңакка суккан саен рәхмәт әйтеп, икенчесен куя килгәнгә шушы кадәр сазлыклы чытырманлыкка әйләнгәндер. Чын-чынлап уйлап, анализлап ка­расаң, бүген мәгарифтә балаларга карата террор бара түгелме соң?


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 79 | 30.04.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»