|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2023 Мәдәният
Татар дәүләт филармониясе «Эх, гармуннар уйный белсәм!..» концертына чакыра30 ноябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Эх, гармуннар уйный белсәм!..» концерты оештырыла. Виртуоз музыкантлар һәм баянга кушылып җырлаучылар әлеге концертны искиткеч энергетикага, җыр-моңга күмәчәк. Концерт программасында баян, гармун һәм тальян аккомпанименты астында борынгы халык җырлары яңгыраячак. Шулай ук музыка уен коралларын булдыру тарихы сөйләнеп, заманча эшкәртүдә популяр татар эстрада җырлары яңгыраячак. Концертта Татарстан Республикасының халык артистлары һәм татар эстрадасының популяр башкаручылары: Айдар ФӘЙЗРАХМАНОВ, Вил УСМАНОВ, Фирзәр МОРТАЗИН, Закир ШАҺБАН, Марсель ВӘГЫЙЗОВ, Ринат һәм Ибраһим ВӘЛИЕВЛӘР, Илфир ИСКӘНДӘРОВ, Камил БАҺ,Илназ БАҺ, Айнур МОРАТОВ, Зөлфәт ЗИННУРОВ, Әскар ЗАКИРОВ, Әлфис ГАЛИУЛЛИН, Гөлнара ГАБИДУЛЛИНА, «АЙКАЙ» төркеме һәм башкалар катнаша. Билетлар инде сатуга чыкты: https://tickets.tatfil.ru/ru/event/1528
--- |
Иң күп укылган
|