поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
30.04.2011 Мәдәният

Казанда “Ел китабы” конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

Бүген ТР Милли китапханәсенең уку залында “Ел китабы - 2009” конкурсында җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Чараны ТР Дәүләт Советы депутаты, язучы Разил Вәлиев ачты. Ул Рафаэль Мостафин “Ел китабы” конкурсын үткәрүдә актив катнаша иде, күптән түгел ул арабыздан китте, дип искәртте. Бу сүзләрдән соң Рафаэль Мостафинны бер минут тынлык белән искә алдылар.

 

“Нинди генә сүзләр булуга карамастан, китап гасыры беркайчан да бетмәячәк, - дип тәмамлады Разил Вәлиев. – Интернет беркайчан да китапны алыштырмаячак”. Конкурсның максаты – укучылар мәнфәгатен, республика язучылары әсәрләренә ихтыяҗны өйрәнү, киләчәктә популярлаштыру максаты белән иң күп укыла торган китапларны ачыклау, шулай ук китапханәчеләрне Татарстанда яшәүче төрле милләт кешеләре арасында татар язучылары әсәрләрен актив пропагандалауга җәлеп итү.

 

“Ел конкурсы”на барлыгы 114 китап тәкъдим ителгән: аларның 28 е – татар телендә язылган проза, 36 – татар шигърияте, 26 балалар китабы, 24 китап рус телендә нәшер ителгән. Иң күп укыла торган китапны ачыклауда ТРның 45 үзәкләштерелгән китапханә системасы катнашты. 2011 елның 7 апрелендә жюри конкурска нәтиҗә ясады һәм җиңүчеләрне ачыклады.

 

“Татар телендә проза” номинациясендә беренче урынга Мөхәммәт Мәһдиевнең 5 томлык “Сайланма әсәрләре” лаек булды; икенче урында Зифа Кадыйрованың “Көтеп узган гомер” китабы; өченче – Халисә Ширмәннең “Язмыштан качып булмый” китабы.

 

“Татар телендә шигърият номинациясендә беренче урынга Гамил Афзалның “Рәхмәт!” китабы чыкты; икенче – Мөхәммәт Мирзаның “Адәм баласы” китабы; өченче урында – Радиф Гаташның “Сайланма әсәрләре” өч томлыгы.

 

Балалар әдәбияты” номинациясендә Габдулла Тукайның “Шүрәле” китабы (1 урын), Балалар энциклопедиясе. 1 китап (2 урын); Фаяз Хуҗинның “Кол Гали. Кол Шәриф. Сөембикә”, Гамирҗан Дәүләтшинның “Борын-борын заманда…: Миф, дин, сәнгать” китабы (3 урын).

 

Иң яхшы “Рус телендә матур әдәбият өчен” номинациясендә Михаил Туруновский “Сказки для маленькой дочки” (1 урын); “Казанский альманах” (2 урын) китаплары өчен бүләкләнде.


Люция КАМАЛОВА
Татар-информ
№ | 29.04.2011
Татар-информ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»