|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.11.2023 Җәмгыять
"Исәнме балам, юкмы — шунысын да белмибез"Редакциягә Яшел Үзән районының Васильево бистәсеннән Халидә апа борчулары белән уртаклашып шалтыратты. — Ирем хәбәрсез югалганга ике елдан артык вакыт узды. Кайлардан гына эзләтеп карамадык. Бер хәбәре дә юк... — дип сүз башлады ул күз яшьләре аша. — Югалган көненнән көтеп сәламәтлек бетте. Хәбәр булмау бик авыр. Үзем авырыйм, инсульт кичердем. Гел борчылам. Шул вакыт эчендә ниләр генә күрмәдем. Күпме мөрәҗәгать итсәм дә, тикшерү органнары бик селкенә торган түгел кебек тоелды, уңай нәтиҗә булмады. Шуны яхшы аңладым: авыр чакта чит кешеләр күбрәк тә булыша икән. Хәлемне сорап торалар. Яза башлагач, тагын бер аянычлы хәл күңелдә яңарды. Казанда яшәүче Җәмилә апа да якын кешесен югалтуы турында бик әрнеп сөйләгән иде.
— Улым хәбәрсез югалганга ун елдан артты. Ул чакта 30 яшьтән узган иде. Кайлардан гына эзләмәдек. Водолазлар яллап, якын-тирәдәге сулыкларны да тикшердек. Суга төшкәндәй юк булды, — дигән иде ул. — Исәнме балам, юкмы — шунысын да белмибез. Бер хәбәрсез утырудан да яманы юк. Хәзер табылуына өмет калмады диярлек. Шулай да ана күңеле көтә...
Якын кешесен югалтканнар беренче чиратта нишләргә тиеш?
— Якыныгызның хәбәрсез югалуын аңлауга, күршеләр, туганнар, дусларыннан шалтыратып белешергә, кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә яки 112 номерына шалтыратырга кирәк, — дип белдерә Россия буенча “ЛизаАлерт” эзләү-коткару отрядының матбугат үзәге җитәкчесе Адриана Расписная. — Безнең отрядның кайнар линиясе Россия күләмендә тәүлек буе эшли. 8-800-700-54-52 номерына шалтыратып, гариза калдырырга кирәк. Сайтыбыз — lizaalert.org, “ВКонтакте”дагы төркем адресы: vk.com/la_tatarstan. Югалучыны беренче көнне үк эзли башлау мөһим, вакытны сузу сезнең файдага түгел. Кеше полициягә һәм безгә никадәр тизрәк хәбәр итсә, якыннарны исән килеш табу өмете шулкадәр күбрәк.
Фото: фрипик.ком
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|