|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.11.2023 Җәмгыять
Буада Халыклар бердәмлеге көнендә мәчет каршында чишмә ачылды (ФОТО)Буада «Хаҗилар» мәчетенең 15 еллыгы уңаеннан чишмә ачу тантанасы булды. Әлеге вакыйга Халыклар бердәмлеге көненә дә багышланды. Хәзер һәр кеше, нинди дип тотуына карамастан, - христианнар да, мөселманнар да – ел әйләнәсе чиста чишмә суы эчә алачак, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова. Чишмә мәчетләр территориясендә коелар төзүне күздә тоткан «Чишмә» проекты нигезендә ачылган. Алар авыл кешеләрен ел әйләнәсе бушлай чишмә суы белән тәэмин итә. Җир астында су чыганагы табылганнан соң скважина бораулана, корылма төзелә, фильтрлар урнаштырыла. Тантана Буа районы башлыгы Рәнис Кәмәртдинов, «Чишмә» проектына нигез салучы Ильяс Гыймадов, Буа районы имам-мөхтәсибе Ильмир Хәсәнов, шулай ук бу эштә катнашы булган кешеләр катнашында узды. «Рәсми ачылышның 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә үткәрелүе символик мәгънәгә ия. Бу проект барыбызны да берләштерә. Төзелеш эшләрендә төрле дин тотучылар, төрле милләт вәкилләре катнашты. Мондый проектлар дәүләтебез, республикабызда яшәүчеләрнең мәнфәгатен кайгыртып гамәлгә ашырыла һәм алар безне берләштерә. Без бердәм, бергә булсак кына дәүләтебез көчле булачак, балаларыбыз, өлкән буын яхшы шартларда яшәячәк һәм без булдырган әйберләрдән файдаланачак», - дип искәртте ул. Якын арада Яшел Үзән районының Тынычлык бистәсендәге «Тынычлык» мәчете каршында да чишмә ачарга ниятлиләр. Проект муниципаль район хакимияте белән берлектә хәйриячеләр акчасына гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә Лаеш районының Габишево, Усад, Имәнкискә, Столбище һәм Сокуры авылы мәчетләре каршында чишмәләр ачылган.
--- |
Иң күп укылган
|