поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
29.04.2011 Җәмгыять

Социаль ипотекага Казанда җир юк?!

«Исәнмесез, хөрмәтле редакция!

 

Билгесезлек тәмам эчне пошыра башлагач, сезгә хат язарга булдым. Бәлки, сезнең журналистлар минем соравыма җавап таба алырлар. Социаль ипотека программасына чиратка басу өчен махсус бюджет өлкәсенә эшкә урнаштым. 12-13 мең хезмәт хакы алып эшли торган урыннан китәргә туры килде, хәзер тиеннәр алып эшләсәм дә, фатирлы булам дигән өмет бар бит. Дөресрәге, бар иде... Балага уздым, социаль ипотека программасында һәр туган балага дәүләттән 200 мең сум акча бирелә. Ләкин моның өчен баланың килешү төзелгәч туган булуы мөһим. Балам апрель ахырында туарга тиеш, Алла боерса, ә килешү әле һаман төзелмәгән. Документларны район администрациясенә тапшырганга өч айлап вакыт узды. Хәбәр дә юк. «Көтегез», – диләр. Ипотека тукталган икән дигән имеш-мимешләр дә йөри. Ә без нишләргә тиеш? Соңгы өметебез дә сүнәрме икәнни?

 

Алсу ГАЙНЕТДИНОВА.»

 

Казанда социаль ипотека программасы буенча фатир алу лотереяга миллион сум акча оту белән бер, ди бер танышым. Авылдан килеп, шәһәргә урнашкан гади кешегә, чыннан да, башкалада квадрат метры 40-50 мең сумнан фатир сатып алу башка сыймаслык хәл шул. «Икенчел» базардан фатир алырга уйласаң да, миллионнан артык акчаны ничек берьюлы чыгарып бирәсең. Бюджетта эшләүчегә банк зур күләмдә кредит та бирми бит... Кыскасы, соңгы чара – социаль ипотека. Иде... Анысы да быел тоткарлык кичерә. Торакка мохтаҗ кешеләр документларын районның торак бүлекләренә күптән тапшырган булсалар да, килешү төзелми, гаиләгә исәп номеры бирелми. Ни өчен, бу нәрсә дигән сүз, ипотека тукталганмы? Бу сорауларга җавап эзләп, җитәкчеләргә мөрәҗәгать иттек.

 

Ипотека бетми әле ул!

 

Беренче чиратта, әлбәттә, социаль ипотека өчен җаваплы булган ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына чыктык. Фондның башкаручы директорының җәмәгатьчелек белән эшләүче киңәшчесе Мидхәт ШӘРИФУЛЛИН аңлатуынча, социаль ипотека туктатылмаган, районнарда ул гөрләп бара. Дөрес, Казанда тоткарлыклар сизелә. Хәзергә шәһәрдә документ тапшырган кешеләрне ТР реестрына кертеп, ягъни аларга исәп номеры биреп булмый. Чөнки муниципалитеттан коммуникацияләр сузылган җирләр бүленеп бирелмәгән.

 

– Ә кешеләр чиратка баса торса булмыймыни?

 

– Юк, закон буенча фатирлар өч ел эчендә бирелергә тиеш. Кеше номер алгач, акчасын кертә башлый, көтә, конкурсларда катнаша. Ә өч ел эчендә фатир ала алмагач, ник вәгъдәләрендә тормыйлар дип, шикаятьләр язарга тотына. Ә бит аңа кадәр чиратта торган кешеләрнең фатир алып бетерәсе бар. Шуңа, җирләр билгеле булмыйча, чиратка бастырмыйбыз...

 

– Кайбер кешеләр өчен нәкъ менә бүген килешү төзү мөһим. Кемдер бала табарга тора, ул дәүләт биргән ярдәмнән – 200 меңнән колак кага дигән сүз. Кемдер бюджет өлкәсендә санаулы көннәрен эшли...

 

– Аңлыйм, миңа андыйлар көн саен килә. Ләкин нишлисең... Ә бюджет өлкәсендә фатир алганнан соң да ун ел эшләү мәҗбүри!

 

– Подрядчиклардан төзелә башлаган фатирларны сатып алу да мөмкин түгелме?

 

– Әгәр коммуникацияләр үткәрелгән җирне сатып алсак, аның квадрат метры 23-25 мең генә түгел, 40 меңгә үк җитәчәк бит. Аннары социаль ипотека булмый бит инде ул!

 

– Ә документларын тапшырып, килешү төземәгән кешеләргә нишләргә? Җир бүлеп бирелгәннән соң, тагын документлар җыясы буламы?

 

– Юк, фатир отканнан соң гына җыярга тиеш булалар. Хәзер алар эчке чиратка баскан булып исәпләнә, җир проблемасы хәл ителгәч, гаиләгә исәп номеры бирелер дип уйлыйм.

 

– Ә җирне кайчан бирәчәкләр?

 

– Анысын муниципалитеттан сорарга кирәк...

 

– Кыскасы, ипотека туктатылмаган?...

 

– Юк, әлбәттә, Казан белән Чаллыда тоткарлыклар булу ипотека тукталды дип уйларга нигез түгел. Бу вакытлыча гына тоткарлык. Социаль ипотека бетми әле ул...

 

Иске урынына яңалары

 

Казан мэриясендә исә, эт – эткә, эт – койрыкка дигәндәй, башта мине кире торак фондына борырга тырышсалар да, ниһаять, эшнең нидә икәнен аңлатырга булдылар. Казан мэриясенең матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Ләззәт ХӘЙДӘРОВ әйтүенчә, бүген Казанда социаль ипотека программасы буенча 10 меңгә якын кеше фатир алуга чиратта тора. Ипотека эшли башлаганнан бирле, 15 меңнән артык гариза тапшырылган. 6700 кеше фатирлы булган. Хәзер социаль ипотека программасы буенча Казанда, чыннан да, тоткарлык күзәтелә, чөнки җир юк. Казандагы җирләрнең кайсы шәхси кулда, кайсында башка сәбәпләр аркасында төзелеш алып барып булмый. Бу мәсьәләне хәл итү – төп бурычларның берсе. Әлеге проблеманы чишү юллары уйланыла. Федераль тузган торак проекты нигезендә бер-ике катлы йортларда яшәүчеләрне күпкатлы йортларга күчереп, аларның иске тораклары урынына яңаларын салырга ниятлиләр. Казанда якын киләчәктә 50 тузган торактан 1652 кеше яңа фатирга күченергә тиеш. Нәтиҗәдә 20,9 мең квадрат метр җир бушар дип көтелә. Юдино бистәсендә яңа микрорайон булдыру да планда. Ләкин бу эшләрне әле икенче елларга гына башларга тырышачаклар дип аңладым. «Мэриянең үзенең «Шәһәрлеләргә – торак» дигән программасы да бар иде бит», – дип кызыксынам. Баксаң, быел программа буенча ветераннарга гына тораклар бирелә икән.

 

Җир шәхси кулларда

 

Ә Казанда чат саен төзелеш бара. «Мегалит» күчемсез милек агентлыгында риэлтор булып эшләүче Дамир әйтүенчә, яңа йортлар шактый. Хәтта квадрат метры 140 меңнән булган «черновой отделка» (эчке эшләр: обой, линолеум, һ.б. юк дигән сүз) белән сатыла торган тораклар да бар. Димәк, Казанда җирләр бар булып чыга түгелме соң?

 

Баксаң, Казанда 80 процент җир шәхси кулларда. Җир була торып та кагылырга ярамый торганнары да җитәрлек. ТР буенча Россия реестры идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, җирләр максатчан кулланышы буенча берничә төргә бүленә: авыл хуҗалыгын үстерү өчен билгеләнгән җирләр, транспорт, элемтә, телевидение, информатика, энергетика һ.б. тармакларга бәйле җирләр, махсус саклаудагы объектлар урнашкан җирләр, урман, су фонды һ.б.

2007 елда Казанда җир дефициты бер күзәтелгән булган. Ул вакытта, шәһәрнең чикләрен зурайтып, өстәмә мәйданнар кушканнар. Тик бу гына мәсьәләне хәл итмәгән, күрәсең. Бер очракта, сүз тарихи һәйкәлләрне саклау турында барганда, җирне шәхси кулларга тапшыру аклана кебек. Казанда гына да 500ләп тарихи һәйкәл санала. Күбесенең торышы мөшкел. Аларны торгызу, реставрацияләү өчен дәүләт казнасы гына җитми. Бер юл кала – шәхси кулларга арендага тапшыру... Шушы максатларда әле күптән түгел генә Казандагы 14 тарихи объектны шәхси кулларга бирергә булдылар. Бу истәлекле урыннар вакытында төзекләндерелсә, бер хәер, кызганыч, әнә шулай «бүләк ителгән» күп кенә тораклар бернинди үзгәрешсез тора бирәләр. Әйтик, соңгы ун елда шәхси кулларга бирелгән «Казан» кунакханәсе, «Балалар дөньясы» кибете һ.б. Дөрес, бу «торгынлык» буенча чаралар күрелә башлады бугай инде. Мәсәлән, «Казан» кунакханәсендә боз кузгалды кебек.

 

1995-2004 елларда шәһәрдәге күчемсез милекнең шәхси кулларга күчүенә дача амнистиясе турындагы закон чыгу белән шәһәрдәге тузган торакларны бетерү программасы тәэсир итте, ди белгечләр. Ул чакта аукционда сатулар аша шәхси кулларга күп кенә җирләр күчкән. Шул чакта җирнең квадрат метрын хәтта 0,9-6 меңнән дә алырга мөмкин булган. Узган гасырның туксанынчы еллар башында үзенә җирләр туплаган эре оешмалар барлыкка килгән. Мәсәлән, биш-алты еллар элек 200 мең квадрат метрга якын мәйдан хуҗасы булган «Единая Арендная Система» компаниясе Казанда иң эреләрдән саналган. Ә хәзер Казанда, чыннан да, җиргә кытлык бар һәм бәяләр дә тешли. «Мегалит» күчемсез милек агентлыгы риэлторы Эдуард әйтүенчә, Вишневский урамы (шәһәр үзәгендә) тирәсендә сатыла торган җирнең сутые миллион сум тирәсе.

 

Кыскасы, әнә шулай. Башкалада җир җитми, шуңа да карамастан «калын кесәлеләр» карамагында буш җирләр ята. Кызганыч, күпләр анда торак урынына эре сәүдә комплекслары, фитнес-үзәкләр, матурлык салоннары салдыра, чөнки алар күбрәк табыш китерә. Ә кешеләрнең торырга урыннары булмау... башка мәсьәлә. Ни дисәң дә, берсе сөендерә: социаль ипотека бетми, торгынлык кына кичерә. Казанның резин түгел икәне аңлашылса да, хәзердән җир дефициты булгач, киләчәк буын кайларда яшәр икән?

 

«Мегалит» күчемсез милек агентлыгы риэлторы Дамир әйтүенчә, Казанда фатир бәяләре артып тора. Бер бүлмәле «хрущевка» – торышына, урынына, төзелеш материалына карап, 1 млн 300 мең-1 млн 500 мең сум тирәсе. Торак мәйданы зуррак булган саен, бер бүлмәгә якынча 300 мең сум өстәлеп бара. (Ике бүлмәле – 1 млн 600 мең-1млн 800 мең сум, өч бүлмәле – 1 млн 900 мең-2 млн 100 мең сум.) Бер бүлмәле «ленинградка»ларны 1 млн 700 мең сумга табарга мөмкин. Ә яңа («черновой отделка»лы) фатирларның квадрат метры 45 мең тирәсендә тирбәлә.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»