|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2023 Язмыш
Өйләнгән ирдән үзем өчен балага уздымМиңа 22 яшь. Өйләнгән ирдән балага уздым. Күпләр мине бозгынлыкта гаепләр, ләкин бу минем теләп алган балам. 18 яшьтә кияүгә чыккан идем, ләкин ирем бик бозык кеше булып чыкты, эчте, кул күтәрде. Шуннан әниләр янына кайтып егылдым.
Мәхәббәтнең күзе сукыр дип юкка гына әйтмиләр икән. Бу өйләнгән ирне бер күрүдә ошаттым, яраттым. 40 яшь үзенә, ике баласы бар. Ул да мине яратты, гел бүләкләр алып тора, янымда булганда шундый рәхәт миңа. Шунысы ошады, ул башта ук үзенең өйләнгән булуы турында дөресен әйтте, алдамады.
Балага узуым турында аңа әйтмәдем. Баланы үзем өчен ясаттым. Кеше гаиләсен бозасым килми, кияүгә дә чыгасым килми. Бала тәрбияләр өчен шартларым бар, машинада йөрим, әни белән өч бүлмәле фатирда икәү генә яшибез. Ялгыз ана булып бала үстергән өчен пособиеләр дә бар бит.
Ничек тә үстерербез әле.
Алия,
Казан.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|