поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
26.10.2023 Җәмгыять

Кечкенә балага ярдәмгә ташланган 72 яшьлек пенсионер үзен герой түгел, ә “нормаль мужик” дип саный

Подмосковьеның Щелково шәһәрендә бер ир мәктәптән кайтып барган укучы малайның телефонын тартып алып кача. Шул тирәдә үзенең “Ока” машинасында чокынган олы яшьтәге абзый, талаучыны аяк чалып ега да, гаджетны балага кайтарттыра.

Моннан соң абзый яраткан “Ока”сын  берни булмагандай тыныч кына актаруын дәвам итә.
 
Соңрак хәбәр итүләренчә, талаучыны тоткарлаганнар. Ул – 35 яшьлек Павел Потапов. Нәкъ ул 11 яшьлек Тимофейның  телефонын тартып алган. Аның белән тикшерүчеләр эшли.
 
Вакыйганың төп герое 72 яшьлек Михаил Викторович фикеренчә, бу хәлдә “теләсә нинди нормаль мужик” шулай итәр иде. Ул  шундый вакыйгаларга битараф булмасыннар өчен илдәге “барлык ирләрне селкетеп” аласы килүен әйткән. Тиздән Михаил Викторовичны Подмосковье полициясе бүләкләячәк.
 
Соңрак  җәмәгатьчеләр Михаил Викторовичны яңа “Москвич” машинасы белән бүләкләүне сораганнар. Алар бу үтенеч белән Подмосковье губернаторына мөрәҗәгать иткәннәр. Җәмәгатьчеләр фикеренчә, Михаил Макаровның адымы геройларныкына тиң, әмма аның салкын көзге көнне 17 еллык “Ока”сының тишелгән радиаторын алмаштырырга мәҗбүр булуы аларның хәтерен калдырган.
 
SHOT Telegram-каналы  белән әңгәмәсендә Михаил Макаров 20 ел сак системасында эшләү  дәверендә даими спорт әзерлеге үтүен, утлы коралдан  атуы хакында сөйли. Шуңа да ул малайның: “Коткарыгыз!” – дигән сүзләрен ишеткәч,  югалып калмаган. Михаил Викторович заманында югары икътисади белем алган, әмма 1990 елларда сакчы булып эшкә күчәргә мәҗбүр булган. Ул үзен герой дип санамый.
 
Макаровның балалары әтисе белән горурлана. Михаил Викторович өчен бу – иң зур бүләк. Шулай да Макаровның адымына сокланган күршеләре һәм җәмәгатьчеләр көн героена дүрт тәгәрмәчле бүләк ясауга ирешәселәре  бик килә икән.
 
Михаил Викторовичка машина бүләк итәрләрме, юкмы, анысы билгесез. Әмма аның  чит кеше проблемасына битараф булмавы, аның ярдәм сорап кычкырган балага булышуы алдында баш иясе килә. Әйткәндәй, Михаил Викторович карак белән көрәшкән вакытта нәкъ шул тирәдән бер машина, бер җәяүле ир үтә. Кычкырып елаган баланы һәм көрәшкән ирләрне күреп, алар туктарга уйламый да...
 
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
 

---
Өмет
№ --- | 26.10.2023
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»