поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
23.10.2023 Мәдәният

Казанда кабаттан «Кино+Театр» проекты башлана

5 ноябрьдән башлап 10 декабрьгә кадәр Казанның «Мир» кинотеатрында «Кино+Театр» проекты чаралары узачак. «Татаркино» мәдәният учреждениесенең Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә тормышка ашырылучы «Кино+Театр» проекты 2019 елдан башлап уздырыла. Әлеге уникаль проект ярдәмендә экраннарда Камал театрының репертуарда булмаган легендар спектакльләре «җанлана».

«Мир» кинотеатры директоры Эдуард Ахмаев хәбәр иткәнчә, проект Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан да озын көн…» әсәренә нигезләнгән «Мәңгелек буран» спектакле белән ачыла.

«Кино+Театр» проекты программасы:

5 ноябрь – «Мәңгелек буран» спектакле, режиссеры – И.Зәйниев;

12 ноябрь – «Мәхәббәт FM» комедиясе, режиссеры – И.Зәйниев;

19 ноябрь – балалар өчен күңелле, маҗаралы «Авыл эте Акбай» әкияте, режиссеры – Л.Әхмәтова;

26 ноябрь – «Бабайлар чуагы» лирик комедиясе, режиссеры – Ф.Бикчәнтәев;

3 декабрь – «Миркәй белән Айсылу», режиссеры – И.Зәйниев;

10 декабрь – «Сөясеңме сөймисеңме...» моңсу комедиясе, режиссеры – Р. Бариев.

Эдуард Ахмаев сүзләренчә, проект кысаларында спектакль видеоязмаларын күрсәткәннән соң, иҗади төркем белән очрашулар узачак. «Кино + Театр» проекты тамашачылар арасында, аеруча өлкән яшьтәгеләр арасында аеруча популяр», – дип билгеләп үтте «Мир» кинотеатры директоры.

«Кино+Театр» - театр һәм кино коллаборациясенең иң яраткан проектларыбызның берсе, без Камал театрының легендар спектакльләренең видеоверсияләрен тәкъдим итәбез. Проект беренче көннәреннән үк тамашачылар мәхәббәтен яулады», - ди «Татаркино» мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов фикеренчә, репертуардан төшерелгән спектакльләргә ихтыяҗ зур.

«Кино+Театр» проекты тамашачыларга кабаттан легендар спектакльләрне карау мөмкинлеге бирә. Техник сәбәпләр белән бәйле рәвештә без күпчелек спектакльләрне республика районнарына һәм хәтта Мәскәүгә дә чыгара алмыйбыз. Аннан Казанга килеп, безнең спектакльләрне карау кемнәр өчендер хыял булып кала бирә. Махсус шуның өчен «Кино+театр» проектын уйлап таптык», – ди ул.

Спектакльләренең видеоверсияләре рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтелә. Чара һәр якшәмбе 12 сәгатьтә башлана, дип яза "Татар-Информ" МА.


---
Татаркино
№ --- | 23.10.2023
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»