|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2023 Киңәш-табыш
Өчесен, җидесен, кырыгын үткәрү дөресме?"Мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын үткәрү бидгать гамәл саналамы?" - дип сорый Сарманнан бер апа. Казанның “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт САФИН:
— Татарларда һәм, гомумән, мөселман төрки халыкларында, кеше вафат булгач, өчесен, җидесен, кырыгын һәм елын үткәрү гадәте бар. Бу мәҗлесләрне уздыруның төп максаты — Коръән аятьләрен укып һәм Аллаһка дога кылып, вафат булган кешегә әҗер-савапларын багышлау белән бәйле. Әлеге мәҗлесләрне уздыруның хөкеме мөстәхәб — саваплы гамәл. Чөнки бу мәҗлесләрдә Коръән укыла, дога кылына, вәгазь сөйләнә, килгән кунакларга хөрмәт күрсәтелә. Ә бу Аллаһ ярата торган саваплы гамәлләр булып тора.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|