|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2023 Хәвеф-хәтәр
Казанда давыл нәтиҗәләре ФОТОлардаКазанда көчле җил берничә бина түбәсен җимергән. Бу хакта мәгълүмат һәм фотоларны социаль челтәрләрдә җирле халык урнаштыра. Хәйдәр Бигичев урамындагы 174 нче гимназия түбәсенең бер өлешен җил куптарган, дип хәбәр итә Татар-информ.
Моннан тыш, Ватан урамында җил биналарның берсенең түбәсенә зыян китергән.
Шулай ук социаль челтәрләрдә Лушников урамында тукталышка куелган машина өстенә зур агач төшкәнлеге турында сөйлиләр.
Исегезгә төшерәбез, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кичә җилнең көчәячәге турында хәбәр итте һәм республика халкына агачлар, реклама такталары, юл билгеләре һәм электр линияләреннән читтә торырга, шулай ук йортлар янында йөрмәскә һәм начар һава торышын мөмкин булганча куркынычсыз урында көтеп торырга киңәш итте.
Фото: © социаль челтәрдән
--- |
Иң күп укылган
|