|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2023 Җәмгыять
Татарстанда бер ир-атны эт бик каты талаган
Нурлатта бер ир-атка эт һөҗүм иткән. Нык җәрәхәтләнгән ирне район үзәк хастаханәсенә озатканнар. Биредә аңа тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән. “Нурлат-информ” хәбәренә караганда, бу хәл Шашин урамында булган. Гадәттән тыш хәл турында район башкарма комитетының административ-техник бүлегенә хәбәр ителгән. Бәлагә дучар булган кешенең сәрхуш булмаганлыгы мәгълүм.
“Этләрне бәйдә тотуны сорыйбыз. Урамда муенчаксыз эт күрсәгез, 3-19-19 номерын җыеп, район башкарма комитетының торак бүлегенә хәбәр итегез”, – дип мөрәҗәгать иткән шәһәр халкына административ-техник бүлек җитәкчесе Вера Мальцева.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|