|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2023 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда бүген давыл булырга мөмкинТатарстанда бүген, 17 октябрьдә, көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр. «9 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр секундына 15-20 метр тизлектәге, урыны белән секундына 25-28 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Ягъни 17 октябрьдә бер көндез һәм кичен куркыныч метеорологик күренеш фаразланган, давыл турында кисәтү ясалды», - дип китерә хәбәрне Татар-информ.
Чәршәмбе, 18 октябрьдә, циклон төньяк-көнчыгышка киткәннән соң, Татарстанда көчле көньяк-көнбатыш җиле сакланачак. Урыны белән яңгыр һәм дымлы кар явачак. Төнлә температура +1..+5° градуска кадәр төшәчәк, көндез +3..+8° тан югарырак булмаячак.
--- |
Иң күп укылган
|