|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.10.2023 Хәвеф-хәтәр
7 яшьлек малайның умыртка баганасын сындырганнарСанкт-Петербург мәктәпләренең берсендә күңелсез хәл булган – укучылар бергә укыган сыйныфташ малайның умыртка баганасын сындырганнар. Бу хәл 15 октябрь көнне тәнәфес вакытында булган. Малайлар 7 яшьлек сыйныфташларының кулларыннан һәм аякларыннан тотып, аркасы белән өстәлгә ыргытканнар. Бу хәлдән соң бала муен тирәсендә авыртынуларга зарланган. Һәм әти-әнисе аны шәһәрнең Приморье районындагы хастаханәгә алып киткән.
Дәваханәдә малайга “җиденче умыртка сөяге компрессион сынган” дигән диагнозы куелган. Табиблар малайның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли.
Прокуратура вакыйганың сәбәпләрен ачыклый.
Фото: пиксабай
Автор:Таҗиева Руфина
--- |
Иң күп укылган
|