|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.10.2023 Хәйрия
"Ике ел суд юлын таптадым. Тик гаеплене табып кына, баланың сәламәтлеген кайтарып булмый..."Казанда яшәүче Илһам Гарифуллин — гаиләдә көтеп алынган бердәнбер бала. Хәзер аңа 11 яшь. Илһам терәксез утыра да алмый, сөйләшми. — Улыбыз 2012 елның 1 сентябрендә дөньяга килде. Аны бик авыр таптым. Өченче көнне ашказаны шартлаганы билгеле булды, — дип сөйли Илһамның әнисе Эльза. — Бала табиблар ялгышлыгы аркасында зыян күрде. Ике ел суд юлын таптадым. Тик гаеплене табып кына, баланың сәламәтлеген кайтарып булмый... Безгә кул сузучы кешеләргә Аллаһның рәхмәте яусын. Өметне өзмибез. Аллаһтан көн саен улыбызның савыгуын сорыйбыз, — ди Эльза. Гарифуллиннар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: 8-951-063-13-21 (Эльза Радиковна исемендә, “Сбербанк” картасына беркетелгән).
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|