поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.10.2023 Язмыш

“Көнбагыш басуында җан биргән”

Юл газабы – гүр газабы… 19 август иртәсендә Югары Ослан районы буенча Кайбычка кайтып баручы “Лада Калина” машинасы куркыныч юл һәлакәтенә очрый.

“Көнбагыш басуында җан биргән”
41 яшьлек Фәйрүзә Мингалиева табиблар кулында җан бирә. Аның 21 яшьлек кызы һәм 18 яшьлек улы ятим калган. 
 
“Бакчабызны чәчәккә күмде”
Фәйрүзә – Балтач кызы, бик иртә әти-әнисе үлеп китә. Биш бертуган бер-берсенә терәк булып үсә. Әмма язмыш җилләре аяусыз шул, аларның өчесе инде мәрхүм икән.
 
– 29 сентябрьдә Фәйрүзәмнең кырыгын үткәрдек, – дип сүзен башлады мәрхүмәнең тормыш иптәше Марсель. – Чыгышым белән Апас ягыннан мин, ул Балтачның Курмалы авылыннан. 16 ел элек Казанда таныштык, Фәйрүзә шәһәрдә кибеттә эшли иде. Сеңлем белән якыннан аралашкан алар. Танышуыбызга туганым сәбәпче булды дисәк тә була. Фәйрүзә белән 2010 елда язылыштык, беренчел мәлләрдә авылда, әни янында яшәп тордык. 2012 елда балабыз туды, 19 көн булганнан соң сабыебыз ике яклы пневмониядән үлеп китте. Фәйрүзә һәрчак авылда үз куышыбызны булдыру турында хыяллана иде. Кайбычның Имәнле Бортас авылыннан йорт сатып алдык. Гөл-чәчкәләргә күмде ул бакчабызны. Уңган-булган, кулыннан килмәгән эше юк иде.
 
Марсельгә кияүгә чыкканчы, Фәйрүзәнең башка никахларыннан туган кызы белән улы да була. Марсель аларны үз балалары сыман күреп үстерә. Сүз арасында да “минем кызым”, “минем улым” дип еш телгә ала ул аларны. Җәен гаилә Кайбыч якларында Имәнле Бортас авылында яши.
 
– Элекке “Тасма” берләшмәсе урнашкан бинада хәзер төрле шәхси оешмалар эшли. Шуларның берсендә Фәйрүзә чәй төргәкләүдә хезмәт куйды. Ике тәүлек эшли, ике көн ял итә, шул арада ашкынып авылга кайта. Авыл кешесе инде. “Авылыма кайтып йокмаласам, төнем-төн булмый”, – дия иде җаным. 19 август иртәсендә күрше Колангы тимер юл поселогыннан бер танышым шалтырата. “Сез Фәйрүзә дигән хатынны беләсезме? Питрәчнеке”, – ди. “Ялгышасыз, аннан бернинди танышым юк”, – дип җавап кайтардым. Ул хәлне сөйләп бирде, менә шуннан күңелгә шик кереп оялады. Фәйрүзәм авариядә үлгән бит, дигән хәбәрне үз-үземә кат-кат кабатлагач кына аңыма килдем. Елый-елый туганнарга шалтыраттым. Берсе дә ышанырга теләми, әле дә шулай. Каядыр чыгып киткән төсле... Юл һәлакәте килеп чыккан урында гаишниклар аңлатып бирде. Борылышта каршысына чыккан машинадан куркып, Фәйрүзә рульне уңга борган һәм юл читенә тәгәрәгән. Теге машина үз юлына кереп өлгергән. Ул әлеге авариядә шаһит буларак кына бара, аны гаепләмиләр. Бу М12 юлында төзү эшләре бара. Йөк техникасы тыз да быз йөреп тора. Шуңа күп шоферлар ашыгып, каршы як юлга чыга. Күрәчәк булгандыр инде, көнбагыш басуында җан биргән Фәйрүзәм. Машинасыннан чыгып очып, 20-30 метр читтә, басу эчендә ята иде. Үзе дә гомер буена чәчәкләр яратты, кояштай сары матур чәчәкле басуда соңгы сулышын да алды. Бөтен гомерен безгә, гаиләсенә багышлады, гадел иде ул. Ачуланса да, явызлык юк иде анда. Хәзер аннан башка калгач, тормыш касәсе чатнаган төсле булды. Кая гына барып тотынсак та, бик авыр, бөтен тормышыбызның тоткасы иде ул.
 
“Иртә белән авылга кайтам”, – диде”
Ике ел элек алар Казанның Дәрвишләр бистәсеннән өч бүлмәле фатир сатып алган. Балалар өчен бер куыш булыр, дип исәпләгәннәр. Авыл белән шәһәр арасын шактый таптаган алар. 
 
Фәйрүзә Мингалиеваның олы кызы Алинә хәзер энесе өчен әни дә, апа да. 
– Әни оста, тәмле итеп табын әзерли белә иде, биш минут эчендә өстәлне тутыра белде. Ул пешергән бәлеш, пилмән, мантылар ашап туялмаслык була иде. Тиктормас җан булды. Яшәп калырга ашыкты, – диде кызы Алинә Бәширова. – Бик авыр хәзер безгә. Ничек кенә кичерергә моны... 19 август көнне иртән уянып киттем, телефоным сүнгән иде. Зарядкага куйдым, “пропущенный” шалтыратулар турында смслар килә башлады. Әнинең апасы Гадилә дә шалтырткан. Мин аны җыйдым, ул: “Дөрес хәлме?” – дип миннән сорады. Аңышмыйча калдым. Әтигә шалтыраттым, ул елый, машинама утырдым да, авылга кайттым. Һәлакәт булган урынга да бардык, әти (Алинә үги әтисе Марсельне әти дип атый – Авт.) шунда иде. “Исәнме?” – дип сорадым. “Хастаханәгә алып киттеләр”, диде. “Бу дөрес түгел, минем әни үлә алмый”, – дип үкереп еларга тотындым. 
 
Әнием белән соңгы арада үлем, ахирәт тормыш турында еш сөйләшә идек. Никтер соңгы арада нәкъ менә әни еш телгә алды әлеге сүзләрне. Сизенгән, дип уйлыйбыз. Авылда тикшеренү үткәндә, аңа дөрес диагноз куелмаган. Табиб биргән диагноз кәгазендә: “миома”, рак күзәнәкләре бар, дип язылган иде. Ул бу хакта белеп алгач, бик нык борчылды. “Үлеп китсәм, энекәшеңне ташлый күрмә, аякка бастыр, синең өстеңә калачак”, – дип гел әйтә килде. Менә шул ялгыш диагнозны белеп алганнан бирле елап йөрде. Бик бетереште инде. Ә мин аны тыңларга да теләмичә, ныклап тикшеренергә куштым. “Оныкларыңны үстермичә, бернинди ахирәт тормышы турында уйлыйсы да юк”, – дип кырт кисә идем. Чыннан да, башка клиникаларда үткән тикшеренү нәтиҗәләре буенча берни табылмады. Һаман да соңгы аудиохәбәрен тыңлыйм. Ул анда: “Кызым, иртә белән авылга кайтам”, – дигән. Әниемне Кайбычта җирләдек. Янында гына 2015 елда бер айлык булып туган энем дә җирләнгән. Әтиебез дә бик борчыла, искә төшерә дә елый. Үз әтиебез булмаса да, без бик якын, алар өйләнешкән вакытта миңа – 6 яшь, энем Дениска 3 яшь тирәсе иде. Әти-әнием икесе дә безне белемле итәргә теләде, мин Казандагы көллияттә белем алдым. Энем тумыштан инвалид. Бер күзе, гомумән, күрми, Лаештагы коррекция интернат-мәктәбендә укыды ул. Хәзер Казандагы техникумда аяк киеме төзәтүче һөнәрен ала. Быел 2нче курска укырга керде. Энем үзе мөстәкыйль. Ашарга пешереп, бар нәрсәне хәстәрләп калдырсаң, үзен карарлык дәрәҗәдә. Укырга йөри, аны уку йортына йә әти, йә мин илтеп куям. Әнием машина, фатир алганда, барлыгы өч кредит алган иде. Хәзер менә шуларны түлисе, үзем шәхси оешмада эшлим. Энем пенсия ала. Ничек тә сынауларны җиңәргә кирәк. 
 
Шундый авыр хәлдә калган гаиләгә ярдәм итүчеләр табылыр бәлки. Акчаны Марсель Хамисович Мингалиев (89172322295) телефон номерына (Саклык банк картасына беркетелгән) күчерә аласыз.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 13.10.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»