|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2023 Яңа китаплар
Фирдүс Гыймалтдиновның «Урда ханы Үзбәк» романы басылып чыкты (ВИДЕО)Татарстан китап нәшриятында язучы, журналист Фирдүс Гыймалтдиновның «Урда ханы Үзбәк» романы басылып чыкты. Үзбәк хан – XIV гасырда Алтын Урда дәүләте белән утыз ел чамасы идарә итеп, аны дөньяның иң алдынгы мәмләкәтләре югарылыгына күтәргән хаким. Әмма кодрәтле хөкемдарның язмышы тоташ каршылыклардан гына тора түгелме? Үз илендә исламны рәсми дин буларак игълан итеп тә, бертуган сеңлесен икенче дин кешесенә кияүгә бирә һәм чукынырга мәҗбүр итә; дәүләтен ныгытса да, яулап алган биләмәләрендә баскаклыкны бетерә; тәхет тирәсендәге кан коюларны туктату ниятендә кардәшләренең башына җитә… Рәхимсезлеге, шул ук вакытта намуслы, җаваплы, мәхәббәттә тугры булуы белән дә Үзбәк хан шул чор елъязмаларына кереп кала. Әсәр 2021 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан үткәрелгән конкурсның «Роман» номинациясендә 2 нче урынны алды. Китапны нәшриятның китап кибетләрендә һәм сайтыннан сатып алырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|