|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2023 Җәмгыять
Балалар бакчасында дүрт литр хәмер табылганБашкортстанда Бәләбәй районының Аксаков авылындагы балалар бакчасына көтелмәгән кунак - Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең БР буенча идарәсеннән килеп кергәннәр. Тикшерү барышында алар ашханә бүлмәсендә 4 литр хәмер тапканнар. "Роспотребнадзор" хезмәткәрләре полициягә мөрәҗәгать иткән.
«Балалар бакчасы хезмәткәрләре бер нинди дә аңлатма бирмәде, алкоголь эчемлекләрнең монда кайдан килеп чыкканын эчке эшләр органнарындагы коллегалар тикшерәчәк», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|