|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2023 Шоу-бизнес
Винарис Ильегеткә "Атказанган" исеме бирелдеКүптән түгел Лилия Хәмитова белән гаилә корган Винарис Ильегет чираттагы сөенече белән уртаклаша. Җырчы "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булган. "Бүген, 11 октябрь көнне, минем әниемнең туган көнендә күңелле хәбәр!
Кечкенәдән җырга гашыйк булып, уен коралларын яратып, гаҗәеп шәхесләр ярдәме белән Артист дәрәҗәсенә ирешкән Винарис Илъегет - Виталий Ефим улы Блехер мин.
Ә бүген исә Мәдәният министры һәм хөрмәтле Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары белән миңа Атказанган артист исемен бирделәр!
Минем өчен бу зур дәрәҗә!
Тормышны яратып, җырлап яшәргә өйрәткән әти-әниемә, бөек шәхесләребезгә, кадерле кешеләремә, тамашачыларыма, дусларыма, Лилиямә чиксез рәхмәтлемен! Бу яхшы яңалыкның әниемнең туган көненә туры килүе икеләтә бәхет! Иҗатыма югары бәя бирүегезгә Рәхмәт, Татар халкым!" - дип уртаклаша Винарис.
--- |
Иң күп укылган
|