|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2023 Җәмгыять
Әбиләр чуагының икенче дулкыны килерме?КФУ доценты Тимур Әүхәдиев Татарстанда абиләр чуагының икенче дулкыны булмаячагын белдерде. "Бу астрономик фактор белән бәйле — якты көн озынлыгы кимеде", дип белдергән белгеч. — Хәтта антициклональ болытсыз һава торышы урнашкан очракта да кояш нурлары белән җылыну температура фонын +15 градуска һәм аннан да югарырак җылыта алмый, — дип билгеләп үтте галим.
Әүхәдиев икенче көзге айның беренче декадасында температура нормадан 2,5 градуска югарырак дип өстәде. Октябрьнең икенче декадасы, температура буенча климат нормасына якын дип фаразлана (октябрьнең икенче декадасы нормасы 5,6 градус).
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|