|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2023 Мәдәният
Татар филармониясе «Республика байлыгы» дип аталган өр-яңа музыкаль проект тәкъдим итәГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе «Республика байлыгы» дип аталган өр-яңа музыкаль проект тәкъдим итә. 12 октябрь көнне Филармония залында матур концерт узачак. Проект җитәкчесе – Татарстан Республикасының халык артисты Вил Усманов. Концертны алып баручы – Алсу Мөлекова. Кичәнең музыкаль бизәлеше өчен Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» инструменталь ансамбле җавап бирә. Концертта кабатланмас тавышлы яраткан артистлар башкаруында бөек композиторларның матур лирик җырлары яңгыраячак! Музыкаль программада Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резидә Галимова, Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие солистлары Алисә Мамина, Гөлнара Байназарова, халыкара конкурслар лауреатлары Артур Исламов, Илгиз Зәкиев, Алмас Хөсәенов чыгышлары көтелә. Алар башкаруында инструменталь әсәрләр һәм җырлар яңгырыячак.
--- |
Иң күп укылган
|