08.10.2023 Мәдәният
Бүген җырчы Зиннур Нурмөхәммәтовның бакыйлыкка күчүенә 20 ел (ТАРИХИ ФОТОЛАР)
Быел 8 октябрь көнне талантлы җырчы, М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты Зиннур Закир улы Нурмөхәммәтовның арабыздан китеп бакыйлыкка күчүенә 20 ел була.
«Зиннур Нурмөхәммәтов чыгыш ясамаган җир калдымы икән. Ул җир читенә, ерак тайгаларга барып җитте, чит илләрдә тавышын яңгыратты», – дип искә алалар, филармониядә утыз елдан артык эшләгән фидакяр җырчы турында аның сәхнәдәшләре.
Зиннур Нурмөхәммәтов Әстерхан шәһәрендә туып үсә, 1960 елда Владивосток музыка училищесына укырга керә, 1962 елда армиягә алына, Владивосток шәһәре Тын океан флоты җыр һәм бию ансамблендә солист булып хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, ул Әстерхан музыка училищесында белем ала.
1968 елда Әстерханнан Казанга чыгыш ясарга килгәч, аны филармония сәнгать җитәкчесе, музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов күреп ала һәм Мәскәүгә Бөтенроссия эстрада сәнгате иҗат остаханәсенә укырга җибәрү буенча оештырылган бәйгедә катнашырга тәкъдим итә. Бу бәйгедә сайланган талантлы яшьләр белән Зиннур Нурмөхәммәтов Мәскәүгә укырга китә. Шунда укыган елларда Бөтенсоюз конкурсында катнашып, дипломант исеменә лаек була.
1969-1991 елларда аның иҗади эшчәнлеге Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән бәйле. 1972 елда аның турында «Зиннур Нурмөхәммәтов җырлый» дигән фильм-концерт төшерелә, ул Бөтенсоюз телевидениесе аша күрсәтелә.
1976 елда Зиннур Нурмөхәммәтов Муса Җәлилнең тууына 70 ел тулу уңае белән герой шагыйрьнең шигырләренә музыкаль композиция ясый, татар, урыс телләрендә программа белән илебез буйлап йөри, Венгрия, Германия, Чехословакия тамашачысына татар халкының каһарман улы турында сөйли. Әлеге иҗади эшчәнлеге югары бәяләнә, җырчы Татарстан АССР комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек була.
1994 елда Зиннур Нурмөхәммәтов «Йолдызлар сәламе» исемле фестиваль оештырып, Казанда һәм Татарстан районнарында үткәрә. Анда филармониянең олпат җырчылары, талантлы сәхнә осталары да шул ук вакытта яшь буын җырчылары да катнаша.
Аның репертуарындагы «Бөркет турында җыр» (С. Садыйкова көе), «Ак җилкән» (Р. Яхин көе), «Бөрлегән» (М. Яруллин көе), «Җиңүчегә» (Ф. Әхмәтов көе), «Нигә әни нигә картаясың» (Р. Абдуллин көе) һ.б. җырлар, «Ай, былбылым», «Бөрлегән», «Җаныем-бәгърем» һ.б. татар халык җырлары аның башкаруында Татарстан телевидениесе алтын фондында урын алалар.
З.Нурмөхәммәтов сугыш елларындагы җырлар туплап, махсус концерт программасы белән Җиңүгә багышланган чараларда еш чыгыш ясый.
Татар эстрадасына яңа сулыш, ялкын, дәрт белән килеп кергән, җыр сәнгатендә якты нур булып балкыган һәм халкыбызга хезмәт иткән сөекле җырчыбыз 2003 елда 62 яшендә фани дөньядан китә, Казан шәһәре Яңа Бистә татар зиратына җирләнә.
Узган елларда филармониядә сәхнә ветераннары белән берлектә җырчыны искә алу чаралары уздырылды. Зиннур Нурмөхәммәтовның хатыны Татьяна ханым Романова тарафыннан бүләк ителгән аның шәхси әйберләре, концерт костюмнары, афишалары, ясалган портреты, фоторәсемнәре филармония музеенда кадерләп саклана. Шул фотоларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Зиннур Нурмөхәммәтовның әти-әнисе. 1941 ел
Мәктәп еллары. 10 сыйныф укучылары, Зиннур беренче рәттә (уңнан беренче).1957 ел
З.Нурмөхәммәтов. Композитор Долуханян рояль артында. 1961 ел
Армия сафларында
Әлмәт шәһәренең 25 еллыгына багышланган концертта. 1978 ел
Җырлый З. Нурмөхәммәтов. Идел буе һәм Урал автоном республикаларында V музыка фестивале. Саранск шәһәре.1986 ел
Зиннур Нурмөхәммәтов Әлфия Авзалова белән эшләү елларында.
Концерттан соң. Зиннур Нурмөхәммәтов һәм аның тормыш иптәше Татьяна Романова.
З.Нурмөхәммәтов Сирия һәм Палестина илләреннән килгән делегация вәкилләре белән. Мәскәүдә уздырылган Бөтенсоюз фестиваленнән соң.
Бертөркем артистлар Мәскәүгә эстрада сәнгате остаханәсенә укырга килгәч. Уртада – күренекле музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов.1969 ел
Зиннур Нурмөхәммәтов «Тантана» оркестры белән. 1981 ел
Сулдан: Лев Лещенко, Зиннур Нурмөхәммәтов (алда), Кәрим Габидуллин, Лев Шимелев, концерттан соң. Мәскәү. 1978 ел
Зиннур Нурмөхәммәтов сәхнәдәше Римма Ибраһимова белән гастрольләрдә.