поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.10.2023 Мәгариф

Үз гомерен аямыйча, балаларны коткарырга тырышкан укытучылар истәлегенә

Мөхтәрәм укытучыларыбызны искә алган, хөрмәтләгән истәлекле көннәрдә без Казанның 175 нче мәктәбендә фаҗига вакытында үз гомерен аямыйча, балаларны коткарырга тырышкан укытучылар турында язмый кала алмыйбыз.

175 нче Казан гимназиясендә атыш нәтиҗәсендә һәлак булган инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын тәмамлаган булган. Эльвира — татар кызы. Инглиз теле укытучысы булып биш ел эшләгән. 2021 елның июлендә аңа 27 яшь тулырга тиеш булган.
 
Эльвира балаларны гәүдәсе белән каплый. Җинаятьче баштан аны, соңыннан кабинетка үтеп кереп, сигезенче сыйныф балаларын атып үтерә. 
"Фәрештә иде ул! “Балалар да аны ярата”, – ди коллегалары. Эльвира Игнатьева иске «Самосырово» зиратында җирләнгән.
 
 
Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗигадә һәлак булган 55 яшьлек башлангыч сыйныф укытучысы Венера Айзатованың абыйсы Рифкать Аббазов сеңлесе турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
 
«Венера бик кешелекле иде. Балаларны өзелеп яратты. Укучыларын да бик яратты. Гомумән, мәктәптә эшләү ошады аңа. Мәктәп янында яшәде. Ике сменада эшли иде. Соңгы көннәрдә мәктәптән бөтенләй чыкмады диярлек. Мәктәп аның тормышы булды. Кечкенә чагында да тәртипле булды Венера. Ул — безнең кечкенә сеңлебез. Аннан олырак бер апа һәм сеңлебез бар. Шулай ишле гаиләдә үстек», — диде ул.Фото с интернета.
 
Рифкать Аббазов сеңлесенең балачактан укытучы булырга теләве турында әйтте.
 
«Мөгаллим һөнәренә кечкенәдән тартылды Венера. Сеңелләр белән укытучы булып уйныйлар иде. Безнең апабыз да гомере буе укытучы булды. 43 ел математика укытып лаеклы ялга чыкты. Әлһәмдүлилләһ, бүген апабыз исән. Шулай итеп, гаиләбездән ике укытучы: олы апабыз һәм Венера чыкты», — дип сөйләде ул.
 
Венера Айзатованы 2021 елның 12 маенда Константиновка бистәсендәге зиратта җирләделәр.
 
 
«Әгәр сыйныф җитәкчесе булмаса, корбаннар күбрәк булыр иде» — татар теле укытучысы Диләрә Галиуллина турында укучылар шулай дип сөйли. 
 
Җинаятьче татар теле укытучысына берничә тапкыр ата. Авыр хәлдәге Диләрә Галиуллина могҗиза белән генә исән кала. Ул әле дә тернәкләнү курслары үтә.
 
Илназ Галәвиев корал тотып өченче катка менгәндә, ни булганын әле беркем дә аңламаган. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Диләрә Галиуллина нәкъ шушы вакытта дәрес алып бара. Ул берничә ел шушы сыйныф җитәкчесе була. Шуңа күрә балалар аны ярты сүздән аңлый. Укучылар парта астына кача башлауга, бүлмәгә коралланган Илназ Галәвиев килеп керә.
 
«Диләрә Әхмәдиевна аның юлына каршы чыкты. Ул аңа кабинеттан чыгарга кушты. Аннары гөл савытын алып, ыргытырга маташты. Ләкин өлгермәде. Ике тапкыр аткан тавыш ишетелде. Укытучы идәнгә ауды. Ә үтерүче безгә кереште», — дип сөйли укучы малай.
 
Берничә кешене терәп атканнан соң, бер сүз дә дәшмичә, Илназ кабинеттан чыгып китә, башка ишекләргә шакып йөри башлый. Ләкин аңа беркем дә ишек ачмый. Исән калган балалар полициягә шалтырата. Берничә төркем спецназ килә, балаларны эвакуациялиләр. Яраланган укытучыны хастаханәгә алып китәләр. Аңа операция ясыйлар, аннары Мәскәү хастаханәсенә озаталар.
 
8А сыйныф укучылары укытучының дөрес эшләвен, әгәр ул булмаса, корбаннар тагын күбрәк булуын әйтә. Галиуллина үтерүчене тоткарларга маташкан чакта, балалар парта астына качып өлгерә.
 
 
Гомере буе балалар укыткан, җинаятьчене күпмедер вакыт тоткарлый алган, ахыр чиктә күп санлы яралары белән авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән, дәваланып чыккан Мулланур Мостафин да, нинди экстремаль ситуациядә югалып калмаган элекке мәктәп директоры Әминә Вәлиева да, балаларны ашыгыч рәвештә алып чыга алган, кабинет ишекләрен ашыгыч вакытта бикләп өлгергән башка мөгаллимнәр дә – каһарманнар.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 06.10.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»