|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2023 Ир белән хатын
Мәхәббәт тарихы күңелсез тәмамланганМәскәүдә яшәүче хатын сөйгәненең фатирыннан 600 мең сум акчасын чәлдергән дә шундук аны ташлаган. Күңелсез тәмамланган мәхәббәт тарихы башкаланың Теплый Стан районында теркәлгән. 35 яшьлек ир ресторанда яшь хатын белән таныша. Алар телефон номерларын алмаша һәм мессенджрларда күгәрченнән кебек гөрләшә башлый. Егетнең хатынга бигрәк һушы китә инде: китмәслек тә түгел, Төркия гражданлыгына ия яшь хатынның Мәскәүдә берничә фатиры да булган. Күп тә үтми ир белән хатын очраша башлый, алар еш кына төрле рестораннарга йөриләр.
Бермәлне хатын бер сәгатькә егетенә кереп чыга, соңыннан алар тәүге тапкыр күрешкән ресторанга юллана. Романтик кичәдән соң ир сөйгәнен өенә кадәр илтеп куя, әмма подъездга керү белән ул аңа: “Әйдә башка очрашмыйк”, – дигән хәбәр ала. Аптыраган ир өенә кайтып китә, тик фатирында аны чираттагы язмыш шаяруы көтә. Шкаф тартмасына алып куелган 600 мең сумнан җилләр искән. Акчалардан гына түгел, сөйгәненнән дә җилләр искән: ул элемтәгә чыкмый башлаган.
Үпкәләгән ир полициягә мөрәҗәгать иткән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|