поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.10.2023 Язмыш

“Кызым, фатирны сатып, йорт алды. Ә мин анда сыймадым”

“Меценатлар” бизнес-берләшмәсе “Кеше приюты” социаль тернәкләндерү үзәгендә “Атнаны игелекле эшләрдән башла” дигән яңа хәйрия марафоны башлап җибәрде.

Һәр атнаның дүшәмбе көнендә монда төрле оешма вәкилләре килеп, мохтаҗларга ризык һәм башка кирәкле әйберләр таратачак.  Марафонны бүген массакүләм матбугат чараларында эшләүчеләр башлап җибәрде.  
 
Журналистлар, Казанның нәкъ үзәгендә урнашкан туклану пуктына җыелып, әби-бабайларга борщ ашы белән кайнар чәй таратты. Чәй янына кәнфит белән печенье да бар иде. Аш исә Казанның бер кафесында пешерелгән. Бу пунктта көненә ике тапкыр ашаталар. Төштән соң сәгать өчләрдә тагын кайнар ризык китерелә.  
 
“Кеше приюты” попечительләр советы һәм “Меценатлар” бизнес-берләшмәсе рәисе Ильяс Гыймадов билгеләп узганча, социаль тернәкләндерү үзәге коммерцияле булмаган оешмасы һәр көнне мохтаҗлар өчен ике мең порция ризык әзерли. Бүгенге көндә Казанда һәм берничә республика районында уналты бушлай ашату пункты эшли.
 
–  Бушлай ашарга килүчеләрнең туксан проценты – өлкән кешеләр. Пенсияләре, нигездә, фатир өчен түләүгә һәм даруларга китеп бара. Монда килеп, алар итле кайнар ризык ашый ала, – ди Ильяс Гыймадов. 
 
30 октябрь көнне, Өлкәннәр көне уңаеннан, туклану пунктына килүчеләргә бәрәңге, ярма, үсемлек мае һәм ит тә өләшкәннәр. Кияргә киемнәре булмаучыларны киендереп тә җибәрәләр.
 
“Кеше приюты”на авыр хәлдә калган башка категория кешеләр дә килә. Алар арасында эшсез һәм документсыз, фатирсыз калучылар да, якыннарына кирәксезгә әйләнгән авыру кешеләр дә бар. Яңа документлар эшләткән арада алар шушында яши, эшкә урнаша. Юлына кайтырлык акча туплагач, китеп баралар. Кемдер фатир арендалап яши башлый. Мөмкинлекләре булмаганнарны картлар яки инвалидлар йортларына озаталар.
 
Нина Уварова, пенсиядә булса да, ишегалды җыештыручы булып эшли. Биредә икенче елын яши икән. 
 
–  Кызым, фатирыбызны сатып, йорт алды. Ә мин анда сыймадым. Син бер-ике ай берәр җирдә яшәп тор, мин сиңа бүлмә алырмын, диде. Үзләре янына чакырмады. Кая яшисең дип тә кызыксынмый. Шул көннән бирле монда яшим. Ишегалдын җыештыручы булып урнаштым. Монда инде үз өемдә кебек яшим, – дип сөйләде ул.
 
Ильяс Гыймадов әйтүенчә, мохтаҗлар пунктында бүген кырыклап кеше яши. Алар өчен мунча, чәчтарашханә дә эшли. 
 
Марафон кысаларында “Кеше приюты”на министрлыклар, ведомство, дәүләт структуралары, банк вәкилләре, «Ак Барс», «Уникс», «Рубин», «Зенит-Казань»  клублары спортчыларының да килүе көтелә. 4 декабрьдә исә, марафонга йомгак ясалып, Бөтенроссия эшмәкәрләр форумы узачак. Анда бөтен Россиядән җыелган 1100 эшмәкәр катнашачак.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 02.10.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»