поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
23.04.2011 Җәмгыять

Кем ул Ленин?

Кичә Ленинның туган көнен билгеләп үтүчеләр дә булды. Пролетариат юлбашчысы Владимир Ульяновның тууына 141 ел булды. Берәүләр аны әле дә үзләренең лидеры итеп кабул итә, икенчеләр бөек сәясәтче буларак бәяли, өченчеләр исә Россиянең дошманы дип саный. Ә сезнең өчен кем ул Ленин?

Ранил ХӘЙБУЛЛИН, Казан шәһәренең 19 нчы төзәтү колониясе хезмәткәре:

 

– Кызыклы, күпкырлы шә­хес. Аның укырга өндәве кү­ңелгә аеруча сеңеп калган. Әй, мәктәптә аптыраталар иде шул сүзләр белән. XIX гасырда туып, XXI гасырда да телдә булуы Ленинның ника­дәр даһи икәнлеген тагын бер кат дәлилли. “Россия исеме” проектында Сталин белән беррәттән нәкъ Ленин­ның җиңеп чыгуы үзе генә дә ни тора.

 

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА, язучы:

 

– Үткәнебездә булган бер генә нәрсәне дә сызып ташлый алмыйбыз. Ленинга карата да шуны ук әйтеп була: тарихыбызда аның үз урыны бар. Әйе, аның ялгышлары, хаталары күп булган. Тик хезмәтләре хакында да онытмаска кирәк. Безнең җәмгыять бик кызык: алга барырга, яңа үрләр яуларга омтылабыз, артыбыздан бар күперләрне яндырып барабыз. Ләкин кайвакытта кире әйләнеп кайтырга, артка карарга да ки­рәк. Ленинны пот биек­легенә күтәрү турында сүз бармый анысы. Күңелебездә булмаса да, тарих ки­тапларында, дә­реслекләрдә аның турында мәгълү­мат биреп барырга кирәк.

 

Хафиз МИРГАЛИМОВ, ТР Дәүләт Советында Коммунистлар фракциясе җитәкчесе:

 

– Ул – безнең тарихи байлыгыбыз, халык ихтыяҗын, мәнфәгатьләрен яклаган, якты киләчәк төзеп күрсәткән бердәнбер шәхес. Үзенең 55 томлык китапларында, 75 еллык совет чорында дөрес яшәү маягы булган ул. Ленин һәм аның көрәштәшләре турында ни генә язсалар да, аларга каршы көрәш алып барсалар да, халык өчен кабул ителгән программалар, законнар белән мактана алыр­лык башка мондый сәя­сәтче, җитәкчеләребез юк. Бү­генге тормышка карагыз инде: мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә, фатир – бөтен җир­дә акча таләп итәләр, бар хезмәтләр түләүле. Шунлыктан совет халкы элекке вакытларны бик сагынып искә ала. Ни генә дисәләр дә, Ленин – бик зур галим, көрәшче, һәм иртәме-соңмы аның идеялә­ре җиңеп чыгачак.

 

Эльвира ШӘФИГУЛЛИНА, 1 нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы:

 

– Җиңелрәк сорау бирсә­гез иде! Ленин, Ленин... Бөек кеше, тарихыбызда тирән эз калдырган атаклы шәхес. Тагын ни дип әйтергә дә белмим инде. Укучылар белән Тукай кичәсенә әзерләнеп йөри идек, Ленин кем ул, дип бө­тенләй аптырашта калдырдыгыз әле сез мине.

 

Юрий ПРОХОРОВ, Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының ТР комитеты рәисе:

 

– Ленин – дөнья пролетариаты юлбашчысы. Безнең бар аңлы тормышыбыз марк­сизм-ленинизм тәгълиматын өйрәнүгә корылган иде, төрле чаралар ярдәмендә аны тормышка ашырырга омтылдык. Үз вакытында мин партия әгъзасы булдым. Ленин алга сөргән гаделлек идея­сеннән әле дә баш тартмадым. Шунлыктан аның турында уңай фикерләр генә әйтә алам.

 

Айрат СИТДЫЙКОВ, “Казан Кремле” дәүләт музей-тыюлыгы директоры урынбасары:

 

– Ленин турында кыска гына, тик бик эчтәлекле сүзләр әйтергә мөмкин: күренекле илбашчы, сәясәтче. Аның тарихыбызда нинди эз калдырганы хакында бәхәсләшү­не урынсыз дип саныйм. Даһи кеше булган ул.



Ватаным Татарстан
№ 74 | 23.04.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»