29.09.2023 Мәдәният
Кариев театры театраль дәресләр циклын башлап җибәрә
Мәктәп программасында өйрәнелә, ләкин вакыт чикле булу сәбәпле, шәхесләре тулысынча ачылып бетми торган танылган кешеләргә багышлап, Кариев театры театраль дәрес форматында спектакльләр чыгара башлый. Бу гадәти спектакльләр генә түгел, алар барышында яки спектакльне караганнан соң педагог-оештыручы катнашында фикер алышу, шәхесләрне яңа яктан ачу күздә тотыла.
Әлеге спектакльләр мәктәпләр һәм укытучылар өчен дә әдәбият дәресләрен өйрәнгәндә, патриотик тәрбия чараларын уздырганда ярдәмлек булыр дип ышанабыз. Безне үзегезгә чакырырга була – «театраль дәресләр» белән без мәктәпләрдә дә, шәһәр паркларында да чыгыш ясарга әзер.
Цикл 6 нчы октябрьдә «Муса. Моабит» премьерасы белән башланып китә (12+). Куючы режиссеры – Булат Гатауллин. Премьера безгә таныш һәм таныш булмаган Муса Җәлил турында.
Түзеп булмаслык шартларда да кеше булып кала алу мөмкинме? Шагыйрьлек һәм каһарманлык нәрсәдән башлана: әни сөтеннәнме, әллә чаңгыда йөрүдәнме? Бәлки, чит телләр өйрәнүдән яки туган илне яратудан? Шигърияте һәм исеме һәр татар кешесенең йөрәгендә сакланган Муса Җәлилне искә алыйк әле. Балачагы, үсмер еллары, шагыйрь булып өлгерүе, мәхәббәтен табуы, әти булу бәхете, кызы Чулпан... Без аның иҗатын каһарманлык һәм патриотлык үрнәге дип бәялибез. Үзен дә Герой дип беләбез. Ә нинди кеше булган соң ул? Һәм ни өчен аның шәхесе безне һаман да дулкынландыра? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны «Муса.Моабит» шигъри-музыкаль спектаклендә эзләячәкбез.
«Әлеге проект беренче тапкыр 2021 елда «Калеб» иҗади берләшмәсендә күрсәтелде. Ул вакытта аны сәхнәгә режиссер Алексей Шитиков әзерләде. Шул ук елда «Муса. Моабит» Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу мәрасимендә 1 Май мәйданында да куелды. Шушы еллар дәвамында проект безнең күңелләрдә һәм хатирәләрдә яшәде. Менә хәзер, яңа сулыш алып, ул кабат сәхнәгә кайта. Кариев театры артисты һәм соңгы вакытта үзен режиссер буларак та актив күрсәтә башлаган Булат Гатауллин аны тулыландырып эшләде.
Без «Муса.Моабит»ның жанрын «Кеше турында кыйсса» дип билгеләдек. Беркем дә каһарман булып тумый, сынау яки җаваплылык алдында калганда, каһарманга әвереләләр», – дип шәрехләмә бирде Кариев театры директоры Луиза Шарова.
«Спектакльдә Муса Җәлилне герой гына түгел, ә гади кеше итеп ачарга телибез. Авыр тормыш халәтендә калып та, бирешмәс, сынмас өчен нәрсә этәргеч булганын күрсәтергә тырышабыз. Муса Җәлил белән бер заманда яшәгән кешеләр аның турында кызыклы хатирәләр калдырган. Без, хәзерге заман кешеләре, аларны ничек итеп кабул итәбез? Әнә шул хатирәләр аша кеше хакында фикер йөртәбез. Минем өчен Җәлилнең хатыны Әминәнең истәлекләре дә бик кадерле. Ул Мусаны кыш көне майкадан гына чаңгыда шуа яисә гер күтәреп спорт белән шөгыльләнә иде, дип искә ала. Җәлилнең әнә шундый гади кеше булуы кадерле дә», – дип сөйләде куючы режиссер Булат Гатауллин.
Спектакльнең иҗат төркеме:
Композитор – Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Хормейстер – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия ЗӘЙНУЛЛИНА
Хореограф – Елена МУЗЕЕВА
Ут буенча рәссам – Дмитрий СОЛОПОВ
«Муса.Моабит» спектаклендә Татарстанның атказанган артистлары да, яшьләр дә катнаша. Сүз уңаеннан, бу сезонда Кариев театры труппасына дүрт яшь артист кабул ителде һәм аларның барысын да «Муса.Моабит» премьерасында күреп булачак.
Мәгълүмати ярдәм күрсәткәннәре өчен ТР Милли музеена һәм Муса Җәлил музей-фатиры хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез. 6 октябрь көнне Кариев театры фойесында Муса Җәлилнең шәхси әйберләреннән торган күргәзмә эшләячәк, аны Муса Җәлил музей-фатиры әзерли.