|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2023 Мәдәният
Казанда Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачылачак4 октябрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә Мөслим районының горурлыгы булган танылган җырчы һәм театр актрисасы, ТАССРның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачыну оештыра. Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Татарстан ур., 16/78 йорт адресы буенча урнаштырылачак. Тантанага күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, сәхнә ветераннары, журналистлар чакырылган. Башлана 10:00 сәгатьтә.
--- |
Иң күп укылган
|