|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2011 Мәдәният
Рөстәм Миңнеханов: “Әтнә дәүләт драма театрының оешуы – Татарстан тормышында әһәмиятле вакыйгаТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә муниципаль районында булды. Биредә ул Әтнә дәүләт драма театры оешуга багышланган тантанада катнашты. Әтнә халык театрының тарихы 1918 елның декабрендә башлана. Ул чагында Әтнә һәм Алат волостьларының мәгариф эшләре инспекторы Мөхәммәт Парсин җитәкчелегендә җирле укытучылар, партия һәм совет органнары хезмәткәрләре мәктәп бинасында Казан артисты Фәхриев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән ике актлы “Бәхет кошы” спектаклен куя. Спектакль зур уңыш белән уза.
Хәзерге вакытта Әтнә театры үзешчән коллектив кысаларыннан чыгып, сизелерлек уңышларга иреште. Татарстан Республикасы муниципаль район башлыклары мөрәҗәгате нигезендә, ТР Мәдәният министрлыгы Әтнә театрына дәүләт статусын бирү турындагы тәкъдим белән чыкты. Шуңа бәйле рәвештә, 2011 елның 23 мартында ТР Президентының “Әтнә дәүләт драма театрын оештыру турында”гы Указы дөнья күрде.
Рөстәм Миңнеханов тантанада ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, Әтнә дәүләт драма театры оешу - әлеге район өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен әһәмиятле вакыйга. “Глобальләшү шартларында татар телен, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау аеруча мөһим”, - диде Президент. Әтнә театры моңа зур ярдәм итә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Әтнә театрына дәүләт статусын бирү - әле тәүге адым гына. Чарада катнашкан район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты аларны Әтнә дәүләт драма театрын үстерүдә актив катнашырга чакырды.
Үз чыгышының ахырында республика башлыгы Әтнә театрының үз спектакльләре белән татарстанлыларны гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрне дә сөендерәчәгенә өмет белдерде.
ТР Президенты Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимовка театрның матди-техник базасын яхшырту өчен 1 миллион сумлык сертификат тапшырды.
Татарстанның Әтнә районы мәдәният бүлеге башлыгы Ландыш Фазлыеваның сүзләренә караганда, бүгенге көндә театр репертуарында 5 спектакль бар.
Бүген чараның тантаналы өлешеннән соң Хәй Вахитның “Җырым табар сине” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакльнең премьерасы булды.
Алия САБИРОВА |
Иң күп укылган
|