|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2023 Милләт
Татарча элмә такталардагы хаталарны ачыклау бәйгесе дәвам итәТатарстанда татар телендәге элмә такталардагы һәм табличкалардагы хаталарны ачыклау буенча конкурска гариза кабул итәләр. Жюри биш номинациядә җиңүчеләрне сайлап ала, алар дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә. Конкурс 1 ноябрьгә кадәр дәвам итә. «Халык контроле» мобиль кушымтасында яки ТР дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» бүлегендә катнашырга мөмкин. Заявка бирү өчен «Исемнәрдә һәм исем астындагы язулардагы хаталар» категориясен сайларга, фото яки видеоны беркетергә, контакт мәгълүматларын күрсәтергә кирәк. Бәйгегә элмә такталардагы исемнәрдә һәм исем астындагы язулардагы, мәгълүмат табличкаларындагы, топографик билгеләрдәге, юл күрсәткечләрдәге һәм торак йортларның аншлагларындагы хаталар турында мәгълүмат кабул ителә. Шулай ук Татарстанда җитештерелгән товарларда яисә учреждение биналары фасадын бизәгәндә ясалган хаталарны күрсәтеп гариза җибәрергә мөмкин. |
Иң күп укылган
|