поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
22.04.2011 Авыл

Колгалы, чүлмәкле, көрәшле

Безнең татарның иң күңелле бәйрәме нинди дисезме? Билгеле инде, сабантуй! Туксанынчы еллар башында Сергач, Нижгар якларында бары тик Уразавылда гына шундый халык бәйрәме зурлап үткәрелә иде. Бүген башка хәл. Бүген Спас районында, мәсәлән, һәр авыл сабан туе үткәрә. Күпчелек авылларның шактый үзенчәлекле үз тәҗрибәсе бар.

Шундыйлар рәтенә мин иң баштан Зур Рбишчаны кертәр идем. Садековлар гаиләсе бу милли бәйрәмне бөтен яктан уйлаштырып, сабантуйларга хас булган бар нәрсәне программага кертеп зур җаваплылык белән оештыралар. Хәзер инде бу сабантуйны Нижгар якларында гына түгел, бөтен татар дөньясында беләләр. Сабантуй бүген бөтен татарны берләштергән иң тирән тәэсирле бәйрәм. Губернатор Геннадий Ходырев үз вакытында Рбишча сабантуен күреп: “Шул кадәр күп кешенең шулай бергә җыелып культуралы ял итә белүе хәйран калдыра. Бу мәйданда беркемгә дә тыгыз түгел. Бүтән кайбер милләтләргә татарлардан үрнәк аласы иде”, - дигән иде. Валерий Шанцев та бу авылга килеп бәйрәм өлеше алды.

 

 Шунсы да мөһим: бу бәйрәмнәребез байтак сәләтле яшьләрне сәхнәгә, көрәш мәйданнарына чыгарды. Шулардан ике туган Сәбитовлар, Ханнән Мусин, Рамил Нуриманов һәм башкалар. Бүген инде сабантуй мәйданнарыннан калкып чыккан Россия, Европа, дөнья чемпионнарыбыз бар. Бүген без татарча көрәш буенча спорт мәктәпләребез бар диеп тә әйтә алабыз, нәкъ шул Зур Рбишча, Сафаҗай спорт мәйданнарыннан танылган көрәш осталарыбыз чыкты бит. Алардан үрнәк алып бүген Спас һәм Сергач районнарында да милли спортка күбрәк әһәмият бирелә башлады.

 

 Ләкин сабан туйлары борчулы бер мәсьәләгә дә күзләрне ачты. Беренчедән, авылларда моннан ун еллар элек мәйдан тоткан егетләребезгә алмаш юк. Күпчелек авылларда хәтта физкультура укытучылары да җитешми, түгәрәк оештырып малайларга көрәш алымнары күрсәтүче дә юк бит. Икенчедән, сабан туйларына гастролерларны хәтерләтеп бер дистә егетләрнең йөрүләре дә өметле күренеш түгел. Штатлы көрәшчеләр, Казаннан чакыртып китергән артистлар кебек, тамашачылар каршында чыгыш ясыйлар. Бәлки, анысы да кирәктер, чөнки халык тамаша көтә. Тик һәр малайны мавыктыра торган спорт түгәрәкләре турында да онытмыйк. Мәскәүдән килгән егетләр белән генә Сергач Нижгар якларының данын күтәреп булмас, миңа калса.

 

 Уңай күренешләр дә бар инде. Шул исәптә Түбән Новгород өлкәсе билбаулар белән көрәш федерациясен булдыру. Бүген бу юридик расланган факт инде. Әле милли спорт төрен яклаучыларны берләштереп, җиң сызганып эшлисе генә кала. Иң элек игътибарны мәктәпләргә юнәлтергә кирәк дип саныйм. Федерация президенты Рамил әфәнде Салихҗанов, атаклы спорт остасы Зәки әфәнде Велимеев, башка милләт җанлы кешеләр татар егетләрен кузгата алырлар дип өметләнәм, чөнки эшне уңышлы башладылар. Ләкин аларга ярдәм кирәк.

 

 Шундый федерацияне киләчәктә өлкә үзәгендә дә булдырырбыз һәм бу оешма өлкә федерациясе канаты астында кулга-кул тотынып эшләр дип күзаллыйбыз. Бу милли спорт оешмалары көрәшебезнең авторитетын тагын да югарырак күтәрергә мөмкинлек бирер дип уйлыйм. Көрәш бит ул халкыбызны берләштерә торган зур көч.

 

 Быел унлап авылларда һәм шәһәрләрдә сабан туйлары күздә тотыла. Күпчелегенең көннәре дә билгеләнгән инде. Күңелләребезгә көч-дәрт биреп, милли рухыбызны куәтләп хәерле сәгатьтә үтсеннәр иде.


Марат ЮНИСОВ, өлкә “Туган як” милли- мәдәни үзәге рәисе
Туган як
№ 16 | 15.04.2011
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»