поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
21.04.2011 Шоу-бизнес

“Шәрык-105” кул һәм аяк, мөгез күрсәтте (ФОТО)

Хәйрия, ягъни ярлы кешеләр өчен бушка ясалган, халыкчан бәйрәм узды. Тик оештыручылар да, мәрхәмәтле җырчылар да PRдан, матбугаттан ерак тора. - Беркем дә язмады. Шау-шу, реклама түгел, гамәл мөхим шул. Артистларны бушка җырларга, дип Эльмира Бәйрәмова туплаган. “Катнашабыз, дип чиратка бастылар, күбесенә юк дидем”, диде ул. Бәйрәмова, киләчәктә Уфа, Мәскәү кебек шәһәрләргә гастрольлар оештырырга теләвен дә, әйтте.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“Раян” төркеме грим бүлмәсенә керергә оялды. :) Аларны “хәләл” бүлмәгә озаттылар. “Раян” концертны “Шәрык” клубы белән бергә төшергән “Болгар иле” клибы белән ачып җибәрде. Аннары тиз генә китү ягын карадылар. “Без дәгъвәт өчен килдек, эшлисе эшләр күп икән әле монда”, -  диде хәбәрчегә солист Азат Адиев.   

 

 

“Казан егетләре” исә оештыручы кызлар белән сәхнә артында аралаша иде. :) “Татарстанның атказанган артисты” исемен йөртүче төркемне, “текәләр”, дип программа ахырына куйганнар. 

 

 

Мәскәүдән килгән стилист Гүзәл Шәйхетдинова гына бераз аптыраган иде. – Гыйсьянчы :) шагыйрьләр Фәнил Гыйләҗев белән Булат Ибраһимов соңга калып килде һәм “Раян” кебек үк, грим салудан баш тартты. 

 

 

Шул арада драматик тенор Сәүбән Закир люстраларны чыңлатып :)  “Тәфтиләү”не сузды. Тамашачы: “Кем бу, ник аны башка җирдә җырлатмыйлар”, - дип ахылдады. Үзе җырлар язса да, Сәүбән классикага өстенлек бирде.

 

 

Модалы композитор Гөлгенә Кәлимуллина да классик репертуар белән фурор ясады. “Киек казлар”ны ул чәнти бармагын  :) күрсәтеп кенә, бер сулышта җырлап чыкты.

 

 

“Сәяр һәм Инсаф” солисты шәһадәт бармагын күрсәтеп фәлсәфә корды. Бармак күрсәтми торган икенче солистны исә 2010 елның иң яхшы татарча КВН командасы “Мирас” “урлады”. 

 

 

Эстраданың төп ишарәтен (“понты”) Альбина Зиннурова күрсәтте. :)

 

 

Җырчылар билгесезрәк булган саен, киемнәре дә ачыграк иде. :) Иркә, Ландыш Нигъмәтҗанова үрнәге рухландырып тора.

 

 

Альбина Апанаева исә күптән билгеле, кыска итәк кирәкми.

 

 

Самими Айназ Әүхәдиев та, яңа күлмәгем килешәме, дип оештыручыларны аптыратты. Ул узе язган хитларын җырламады, халык җырын башкарды.

 

 

Исмаил да халык сораган “Яшә татарны” җырламады. Рокер хәзер Салават кебек :), аңа ни җырласа да килешә.

 

 

Илназ Гарипов киресенчә, :) иске хитларын башкарып зур яклау тапты.  

 

 

Алар ике ел элек “Шәрык” чарасында танышкан.  Кыз сәхнәгә менеп җырлап та төште. Ә егет “Шәрык”не коручы Ибраһим Терегулов укыган Ветеринария академиясында белем ала. Тик ул аны белми. :)

 

 

Шүрәле :) белән Су анасы да Тукайны “оныткан” булып чыкты.

 

 

Укытучы Булат Бәйрәмов :) онытканнарга “Кәҗә белән Галине” сөйләргә өйрәтте. 

 

 

Зөлфәт Зиннуров хәтергә басым ясап, тамашачы белгәнне кабатлады, “гайбәткә” күчеп алды. :) Ә “Халкым минем” җыры аша исә Зиннур иярсез, исәр кебек күренсә дә, хикмәтле, кыю кеше булуын раслады. 

 

 

Лилианада да имеш-мимешкә сәбәп бар иде. :) Мәскәүдә “Өч сихерче һәм Нәргиз” мюзиклында баш сихерче ролен башкарды. Чыганаклар, продюсер Лина Арифуллина артистларга акча түләмәде, ди. Лилиана исә “борчылмагыз, барысы да яхшы” дип әйтте.

 

 

Алып баручылар Резеда Шәрәфиева, Илназ Сафиуллин, Илгәрәй, Нурзадә, “Ак юл”, Данис Закиров, Ахelle (“Әхелле”:)) кебек күп башкаручыны сәхнәгә чакыра торды.

 

 

Ахырда “Туган тел” яңгырады.  Тамашачы басты, биектәге җырчылар сәхнәне бушатып халык янына инде. Тик өч энерджайзер басып калды. - “Казан егетләре” сәхнәдән китәргә теләми. :)

 

Айгөл Гатауллина, Алинә Мөхәммәтшина һ.б.ларның фотолары


Гамил НУР
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»