|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2023 Фаҗига
"Әлегә мүкәләп йөрергә туры килә"Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Гүзәлия белән Инсаф Исмәгыйлевлар йортында янгын чыгып, гомер буе җыйган малларыннан берни калмаган. Терлекләре, каралты-куралары, аяк протезына кадәр кара күмергә әйләнгән. Иң аянычы — янгында зыян күргән Инсаф абый хастаханәдән терелеп чыгар дип көтсәк тә, табиблар аның гомерен саклап кала алмады.
— Йортыбыз яна башлагач, протезымны таба алмадым. Кабаланып тәрәзәгә кадәр килдем дә, чебен-черки кермәсен өчен куелган москит челтәрен бәреп төшереп: “Инсаф!” — дип кычкырдым. Ул: “Анасы, янып бетәсең бит инде”, — дип мине тәрәзәдән тартып алды, — дип искә ала Гүзәлия апа. — Мин — Казан кызы. Авылда иремнең туганнары гына. Әле каенанам белән аның йортында яшәп торам. Протез булмагач, авыр. Кул таягым да янды. Бәлки, хәйриячеләр ярдәме белән аларны юнәтеп булыр. Әлегә мүкәләп йөрергә туры килә.
Исмәгыйлевлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен телефон номеры:
8-904-672-82-38 (“Ак Барс” картасы, Гүзәлия Исмәгыйлева исемендә).
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|