|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2023 Җәмгыять
11 ел йокламый интеккәнВьетнамда үзе раславынча, 11 ел буена төнлә керфек тә какмаган, ягъни бөтенләй дә йокы күрмәгән бер хатын яши. “Мин һәр көнне күзләремне йомып, тик ятам”,—ди ул. 36 яшьлек Чан Тхи Лу йокысыз яшәүгә күнеккән. Әйтүенчә, инфекция кичергәннән соң йокысызлыктан интегә башлаган. Табиблар язып биргән дарулар ярдәм итмәгән. Аннары зыяны тия башлау сәбәпле ул даруларны эчми башлаган. Шул вакыттан алып Чан Тхи Лу, гаиләсен уятмас өчен, һәр төнне күзләрен генә йомып ята икән.
Сирәк булса да моңа охшаш хәлләр турында ишетергә, укырга туры килә.Чынлап та, төнен керфек какмый, йокламыйча яшәү мөмкинме соң? Организм бу кадәр йөкне ничек күтәрә икән? Бу хакта табиблар ниләр ди?
Йокы буенча махсуслашкан белгеч Александр Пальман аңлатуынча, су, азык, һава сыман йокы да кешенең төп ихтыяҗларының берсе. Шуңа күрә табигатьтә бөтенләй дә йокламый торган кешеләр булмый. Әмма үзен йоклый алмыйм дип санаучылар бар. Йокы бозылуының бу варианты йокы агнозиясе дип атала, ягъни кешедә йокы булмавы тойгысы. Мондый кешеләрнең аңы киномонтаж сыман: йоклаган вакыт киселеп, йокламаган өлешләр генә торып кала. Пациентка бер минутка гына күзен йомган төсле, асылда исә 40 минут үткән була. Әгәр мондый кешегә йокы буенча тикшеренү үтәргә тәкъдим итсәң, аның тиешле 6-8 сәгатьне йоклавы ачыклана. Психотерапевт берничә сәгать эчендә аны тыныч йокларга өйрәтәчәк. Яисә дарулар тәгаенләячәк, ләкин алар йокыдан түгел, ә хәвефләнү дәрәҗәсен киметүче препаратлар.
Табиблар күп еллар йокысызлыктан җәфаланучы кешеләр булуына шик белдерә. 11 ел түгел, берничә ай йокламауны да организм күтәрә алмый. Чөнки озак йокы күрмәгәндә организм үзенең ресурсларын сарыф итеп бетерә.
Мин фәләнчә еллар буена йоклый алмыйм диючеләрне тикшеренү үткәрергә чакырсаң, баш тарталар, килмәс өчен һәрчак сәбәп табалар, дип йокы белгече Александр Пальман.
Фото: фрипик.ком
Автор:Кадикова Резида
--- |
Иң күп укылган
|