поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.04.2011 Мәдәният

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Шәйхетдинов

Бик күп язылган аның хакында. Тудырган һәр образы тамашачылар, журналистлар һәм тәнкыйтьчеләр игътибарыннан читтә калмый. Тинчурин театрына күпләр Наил Шәйхетдиновны күрер өчен дип килә. Ул иҗат иткән авыл картлары – кырыс заман йоткан авылча самимилек, ихласлык үрнәге. Мартта Наил абыйга 70 яшь тулды. Юбилеен ул Хаҗи әфәнде булып каршылады.

Бүген без Наил абый Шәйхетдиновның гаилә альбомы аша аның сәхнәдән тыш тормышына да күз салырбыз. Яшь чагын, дусларын, туганнарын күрербез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Сәхнә тормышын мин дә бик күпләр кебек үзешчән сәнгатьтән башладым. Бу фотода миңа 19-20 яшьләр. Яшь вакыт, матур вакыт. Сагындыра инде ул чаклар. Тик барыбер ир-атларны яшәлгән еллар белән маңгайдагы сырлар, кылган гамәлләр ныграк бизи».

 

 

«Артист баласының «ямьле балачагы» узган урын – сәхнә арты. Кызым Миләүшә дә сәхнә артында үсте. Артист тормышының барлык рәхәтләрен дә, михнәтләрен дә күрде. Шулай да үзе дә шул юлны сайлады. Бу фотога «Ике хуҗаның хезмәтчесе» спектакленнән соң төшкәнбез».

 

 

«Алты бала үстек без – өч кыз, өч малай. Хәзер андый ишле гаиләләр аз инде. Үстек, кеше булдык, туган оядан чыгып киттек. Шөкер, әти-әни йөзенә беребез дә кызыллык китермәдек. Бүгенге көндә барыбыз да исән-саулар. Бу фото күп еллар элек төшерелгән инде. Камил, ни сәбәпледер, фотога төшми калган.

 

 

 

 

«Кызым Миләүшә Камал театрында актриса. Бик матур рольләре бар. Эшенә яратып бара, яратып иҗат итә. Кызы Сөмбел тугач әйттем үзенә: «Кызым, балам бар, дип театрдагы бер эштән дә баш тартма. Театр үзенә җаны-тәне белән бирелгәннәрне генә ярата», – дидем. Кечкенә рольләрдән баш тартучылар, гаилә мәшәкатьләрен театр мәшәкатьләреннән өстен куючыларның урыны театрда түгел. Мин шулай дип уйлыйм. Беренче рәсемдә Миләүшә кызы Сөмбел белән, икенче фотода безнең тулы гаиләбез».

 

 

«Бу фотода без өч ир туган – Наил, Камил, Җәмил җәмәгатьләребез белән».

 

 

«17 ел диндә мин, биш вакыт намазны калдырмыйм. Бу фотога мәчет картлары белән «Казан нуры» мәчетендә төштек».

 

 

«Безгә – бертөркем иҗатчыларга Ходай хаҗ кылу мөмкинлеген бирде. Камал театры артистлары Айдар Хафиз, Идрис Мәсгутов, драматург Юныс Сафиулла, үзебезнең Тинчурин театрыннан Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар белән хаҗда вакытта төшкән фото бу».

 

 

«Аллага шөкер, спектакльләребезне чит илләргә дә алып чыгарга мөмкинлекләр бар хәзер. «Гөлшаян» спектакле белән дә Төркиягә барып кайттык. Төрек тамашачысын күрдек, үзебезне күрсәттек».

 

Наил абый булганына шөкер итеп яши. Кешеләргә йөзе дә, күңеле дә ачык. Йөрәге якты, шул яктылык иҗат иткән образларына да күчә. Озын озак иҗат гомере телибез аңа. Матур хәбәрләр генә ишетеп яшәсен.


Сәхифәне Земфира ГЫЙЛМЕТДИНОВА алып бара
Сәхнә
№ 4 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»