поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
13.09.2023 Җәмгыять

«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз бәйгесенең премиаль фонды арткан

Быел «Татар сүзе» бәйгесендә номинацияләр һәм премиаль фондка үзгәрешләр кертелгән. Бәйге 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшьлекләр, 14-17 яшьлекләр, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында үткәрелә. Конкурста профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядән билгеләнәчәк.

«Татар сүзе» бәйгесенең оештыру комитеты әгъзасы, «Шаян ТВ» каналының дубляж студиясе җитәкчесе Роза Әдиятуллина премиаль фондның да артуын әйтте.

«Премиаль фонд элек 1 миллион булса, быел 1 миллион 500 мең сумга күтәрелде. 7 яшькә кадәрге балалар арасында беренче урынга 25 мең, 8-13 яшь категориясендә 30 мең, 14-17 яшьлекләр арасында 35 мең, 18 яшь һәм өлкәнрәкләр категориясендә һәм үзе язган әсәрне сөйләүчеләргә беренче урынга 50 мең. Иҗади гаиләләр арасында беренче урынга 80 мең, икенчегә – 70, өченчегә 50 мең каралган. «Туган тел» номинациясендә һәр категориягә 30ар мең. Миңа калса, призлар бик әйбәт», – диде Роза Әдиятуллина. 

Узган ел бәйгегә Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия республикалары, Киров, Свердловск, Төмән, Самара, Пермь, Ульяновск, Мәскәү өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы, Беларусь һәм Төркия илләреннән гаризалар килгән.

«Татар сүзе» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе, «Шаян ТВ» каналы башкарма директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сәхабетдинова быел катнашучылар саны күбрәк булыр, дип өметләнүен дә әйтте.

«Былтыр бу бәйгене безгә Марат Әхмәтов ышанып тапшыргач, бераз куркып та калган идек. Чөнки бу бик зур бәйге. Ул – татар халкының йөзе. Былтыр 3500 кеше катнашты һәм без бик зур нәтиҗәләргә ирештек. «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә, «Шаян ТВ» каналында яңа йөзләр, яңа контент барлыкка килде. Нәтиҗәләр яхшы булгач, быел да бик күп катнашыр, дип көтәбез», – диде Рамилә Сәхабетдинова. 

Катнашучыларга бәяне Рамил Төхвәтуллин, Разил Вәлиев, Луара Шакирҗанова, Ркаил Зәйдулла, Ирек Хафизов һәм Илдар Хәйруллин бирәчәк, дип яза "Татар-Информ" МА,

Бәйгенең жюри рәисе, язучылар берлеге рәисе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла «Татар сүзе»нең әдәбият өчен әһәмияте зур булуын әйтте. «Татар сүзе» – ул аерылып тора. Ул халыкны сәнгатьле итеп укуга җәлеп итү генә түгел, укучыларны арттыру да. Әдәбиятка, үзебезнең тел сәнгатенә игътибарны җәлеп итәбез. Димәк, бәйгенең әһәмияте бик зур», – диде Ркаил Зәйдулла. 

«Татар сүзе» бәйгесе ике этапта узачак. Гаризалар 30 ноябрьгә хәтле кабул ителә. Кыш айларында жюри эшләр белән танышачак. Оештыручылар сүзләренчә, март, апрель айларында гала-концерт планлаштырган. Концертта 37 җиңүченең дә чыгышы көтелә.

Катнашу өчен туры килгән номинациясе сайларга, чыгышны видеога төшереп, анкета белән бергә tatarsuze2024@yandex.ru рәсми почтасына юлларга кирәк. Мәгълүматны шулай ук tnv.ru һәм shayantv.ru сайтларында да табып була.

«Татар сүзе» бәйгесе ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре коммиясе ярдәме белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»