поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
13.09.2023 Җәмгыять

"Баланы исән килеш бирмәячәкмен, диде..."

Төркиядә ата кеше улын үтергән һәм ахырда үз-үзенә кул салмакчы булган. Моны ул аерылышканнан соң хатынының аның белән кушылудан баш тартуы өчен үч итеп эшләгән.

Башкортстанда туып-үсеп, бүгенге көндә Төркиядә яшәүче Дамира Русия властьларыннан җинаять эшен тикшерүдә ярдәм сорый, чөнки Төркиядә ата кешенең улына зыян салу ихтималына ышанмыйлар.

10 ел элек Дамира,  Башкортстаннан китеп, Төркиядә Мостафага кияүгә чыккан. Анда тәрҗемәче булып эшкә урнашкан. Алар Мерсин шәһәрендә яшәгән. Гаиләнең Мехмет Нури исемле уллары туа. Аерылышканнан соң суд баланы әнисе белән калдыра, әмма ата кешегә ара-тирә аны үзе белән алып китәргә рөхсәт ителә. Тәүдә Мостафа, бер ел элек чамасы элекке хатынына килеп, баланы көчләп үзе белән алып китмәкче була. Дамираны кыйный, улын буа башлый. Ул вакытта полиция килә һәм ата кешегә улын үзе белән алып китәргә рөхсәт итми.  Полиция Мостафа белән әңгәмәләшә, әмма бала белән күрешүне тыймый.
 
Бу хәлдән соң Мостафа мошенниклык өчен төрмәгә эләгә. Күптән түгел ул “каникул”га чыккан (Төркиядә тәртипләре яхшы булган җинаятьчеләрне ике атнага “ялга” җибәрәләр икән). 19 августта ул элекке хатыны янына килеп, Мехметны ял көннәренә үзе белән алып киткән. Әмма баланы кире китермәгән. Хатыныннан акча таләп итеп, янап, смс-лар яза башлаган.  
 
–25 август көнне мин аның белән мессенджерларда язышкан барлык хәбәрләрне туплап, полициягә илттем, гаризаны кабул иттеләр, кулдан килгәнне эшләрбез диделәр. Ләкин хокук сакчылары: “Ничек сез шулай уйлый аласыз? Ата кеше баласына беркайчан да зыян итмәячәк”, – дип аптырадылар. Ә ирем язган хәбәрләрдә ачыктан-ачык янаулар ярылып ята иде, ул миңа баланы исән килеш бирмәячәген әйтте. Син аны  зиратта гына күрәчәксең, диде ул. Мин улымны үзаллы эзләп тапмакчы булдым, кайларга гына шалтыратмадым, әмма бала юк иде, – боларны кайгыга баткан ана Телеграм-каналларда таралган видеода сөйли.
 
Фаҗига 8 сентябрь төненә каршы теркәлгән. Төркия матбугат чаралары хәбәр итүенчә, Мостафа улы белән туганнарына кунакка бара. Анда ул Мехметка 7 тапкыр пычак белән суга, сабыйның муенын кисә. Ахырда үзенә кул салмакчы була. Ирнең котлары очкан туганнары ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырта. Әле Мостафа дәваханәдә, аның хәле авыр дип бәяләнә.
Ул төрмәдә тагын 18 ел утырырга тиеш булган. 
 
Фото:SHOT Telegram-каналы
 

Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 13.09.2023
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»