поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
13.09.2023 Язмыш

«Ирем үлде, ә мин менә төрмәдә…»

Моңа дистә еллар вакыт узып китсә дә, күргәннәрем һаман да күз алдында, ишеткәннәрем колак төбендә.

…Хатын-кызны гаиләсеннән, газиз баласыннан аерылырга, бер мизгелдә язмышына төзәтә алмаслык, кайтарып булмаслык үзгәрешләр кертергә ни мәҗбүр итә? Тормышны, ул нинди генә авыр сынаулар китереп куймасын, бер дә зарланмыйча үз җилкәсендә тартып барган әниләребез, апаларыбыз, сеңелләребез кай урында абына, нигә абына? Без әйтергә яраткан рәхимсез тормыш кына гаеплеме моңа?
 
Башымда азга гына да тынгылык бирми торган шушы сорауларга җавап эзләп, Татарстан Республикасының Кеше хокуклары яклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская белән ирләр һәм хатын-кызлар колониясенә юл алабыз. Анда ишеткән-күргәннәремнән шундый нәтиҗәгә киләм: сакчылар рөхсәтеннән башка адым да читкә каерыла алмаган тоткын хатыннар арасында төрлесе бар. Әмма берсе дә белмәгән-күрмәгән кешегә эч серләрен бушатырга ашкынып тормый. Аларга артыгын сөйләргә ярамый да. Чөнки биредәге тормышның үз законнары, үз тәртипләре. Сораштыра башласаң, кайсы идән юам, кайсы маллар карыйм, дигән сүзләр белән генә чикләнә. «Ияләштем инде…» – диләр. «Иң авыры, иң куркынычы ни булды?» – дигән сорауга һәркайсы: «Кулга алыну», – дип җавап кайтара. Җиде айлык авыры белән төрмәгә килеп эләккән ханым да шулай ди. «Хөкем карары укыганда аңымны җуйдым», – ди.
 
Йөз-кыяфәтенә, килеш-килбәтенә караганда, ул күпкә өлкәнрәк күренә. Ә үзенә нибары 25 кенә яшь икән әле. Сөйләве, сорауларыма теләр-теләмәс кенә җавап бирүе, ара-тирә «миңа беркайчан да уң килеп тормады» дип кабатлавы… искә төшкән саен сискәндереп куя. Әнисен алты елга төрмәгә утыртканда, ул әле бөтенләй бәләкәй була. Әбисендә үскән вакытларны: «Үземне гел ялгыз, терәксез хис иткәнемне, ярату-назга мохтаҗ булып яшәвемне хәтерлим», – дип искә алган иде ул. Бер уңмаган, гел уңмый, диләр. Дөрестер. Вакыты җиткәч, ул кияүгә чыга. Кыз бала таба. Ике елдан аерылыша. «Холкыбыз туры килмәде», – ди ул. Аннан язылышмыйча гына башка ир белән яши башлый. Икенче балага уза. «Авырыма биш ай чамасы булгандырмы, туганнарга кунакка киттек, – ди хатын, күңеленнән бер дә китмәгән, тормышын бер кизәнүдә үзгәртергә мәҗбүр иткән ул мизгелләрне янә торгыза башлап. – Иремнең бик яман бер гадәте бар иде: көнләште ул, теләсә кемнән – урамнан узып баручыдан да, бер табын янында утыручыдан да… Бу юлы да: «Абый нигә сиңа карый, ник син аңа елмаясың?» – дип бәйләнде. Кызу кеше иде. Өйгә кайткач, кыйный башлады. Ә мин авыртуны тоймыйм, бары бер нәрсә турында уйлыйм: балага гына зыян китерә күрмәсен. Үзен-үзе белештермичә, пычак белән кизәнә башлады. Шунда мин түзмәдем, корсагыма чәнчи дип, кулыннан пычагын тартып алдым да, аны-моны абайламыйча, күкрәгенә китереп кададым. Җәрәхәт кенә ясаганмындыр дигән идем. Тотынды кан агарга. Җәрәхәтне сөлге белән бәйләргә азапланам, ирем ирек бирми. «Авырта…» – ди. Ул арада мин чакырткан ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитте. Алып киттеләр. Мин дә аның белән бергә. Артымнан полиция хезмәткәрләре килеп җитте. Үземдә кайгы юк, һаман ирем турында уйлыйм. Үлмәсә ярый инде, дим. Нинди хәлдә калуымны ябып куйгач кына аңладым. Язмышыңа ни язган бит.  Ирем үлде, ә мин менә төрмәдә…»
 
Мондый хәлдә хатын-кыз ни эшләргә тиештер? Үз башыннан кичмәгән кеше моны әйтә алмый. Ләкин, эшлисе эшләнгән. Ә законнар бар кешегә тигез. Башта хатынны Җинаятьләр кодексының 105 маддәсе буенча (алты елдан унбиш елгача) хөкем итмәкче булалар, аннары гына, үз-үзен саклап калу өчен кылынган җинаять дип, өч елда өч айга ирегеннән мәхрүм итәләр. Хатынны, җиде айлык авыры белән төрмәгә озаталар. Тимер рәшәткәләр артында дөньяга килгән сабыен кочып үкси-үкси елый ул. «Кичер мине, мин гаепле», – дип, баласыннан гафу үтенә. Бәби тапкач, аны: «Полициягә килеп йөрерсең, сиңа күздән югалырга ярамый», – дип, төрмәдән чыгаралар. Күрәчәгедер инде, абыйсының туган көненә бара. Кемдер бу хакта инспекторга җиткерә. Һәм янә аны колониягә озаталар. Ә ике баласын – балалар йортына. «Сабыйларымны гаиләгә тәрбиягә алганнар. Хет ичмасам фотоларын гына булса да җибәрегез, дип язам. «Ярамый», – диләр. Иреккә чыгуга барыбер балаларымны үземә кайтарачакмын. Моның өчен бөтен көчемне куячакмын», – дигән иде ул шул чагында. Бергәдер алар. Чөнки ана теләгенә каршы киртәләр юк ул бу дөньяда. Балалар йортларыннан, тәрбиягә алынган гаиләләрдән баланы мондый әниләргә кире кайтару хәтта мөмкин булмаган эшкә әверелсә дә…
 

Мәдинә АВЗАЛОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.09.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»