|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2023 Криминал
Казан полициясе 4 яшьлек малайны кыйнаган балаларның әти-әниләренә беркетмә төзегән (ВИДЕО)Казан полициясе шәһәрдәге йорт ишегалларының берсендә 4 яшьлек малайны кыйнаган балаларның әти-әниләренә беркетмә төзегән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсеннән хәбәр иттеләр. Исегезгә төшерәбез, бүген җирле Telegram-каналда «Беседа» торак комплексы ишегалдында ике малайның яшьтәшләренең башына аяклары белән тибүе турында хәбәр таралды. Видеоязма кадрларында ике кечкенә малайның өченчесенең башына аяк белән тибүе күренә. Аның янында шушы хәлне күзәтеп тагын бер бала тора. Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, бу балалар тарафыннан көч куллануның беренче генә очрагы түгел.
Урынга килгән полиция хезмәткәрләре ике балигъ булмаган туган һәм зыян күрүче арасында тавыш чыгуын ачыклый, нәтиҗәдә 6 һәм 5 яшьлек балалар 4 яшьлек малайга һөҗүм итә.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, хәзергә «Әти-әниләр яки башка законлы вәкилләрнең балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләүдә бурычларын үтәмәве» маддәсе буенча административ беркетмә төзелгән.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|