|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2023 Җәмгыять
"Бала безне сынмаска өйрәтте!.."Башкортстанның Туймазы районы Балтай авылында гомер итүче Зөлфия һәм Марат Дәүләтовларның төпчек уллары Илназ кырда футбол уйнаганда, трансформатор киртәсенә кысылып калган тупны алырга менә һәм көчле электр тогына эләгеп, каты пешә, ике кул чугын кисәргә туры килә. Операция арты операция... Күпме әрнү, йокысыз төннәр... Бала яңадан һәм яңача яшәргә өйрәнә. Шушы көннәрдә Чиләбедә җиңел атлетика буенча узган ярышта өч тапкыр чемпион булды.
— Чиләбедә 100, 200 һәм 400 м дистанциядә йөгереп, өчесендә дә I урынга чыкты. Шулай итеп, бер баруда өч тапкыр чемпион булды, — дип сөйли әнисе Зөлфия апа. — Әкренләп таякларсыз гына чаңгыга да басты, җәй буе дуслары белән футбол уйный, протезларына җайлашып, велосипедта йөри башлады. “Беркайчан бирешмәскә!” девизы белән яши. “Әни, үзем”, — дип кенә тора. Бик мөстәкыйль бала. Бу хәлләрдән соң үзен якларга да өйрәнде. Дуслары якын итә. Тормышыбыз 360 градуска үзгәрде. Бала безне сынмаска өйрәтте...
--- |
Иң күп укылган
|