|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2023 Криминал
Чистайда сөйгәнен үтерергә теләгән егетне Чаллыда тотканнар
Татарстанда егетне элек очрашып йөргән кызын үтермәкче булуда гаеплиләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. Тикшерүчеләр версиясе буенча, 25 яшьлек егет элек очрашып йөргән кызына пычак белән һөҗүм иткән. Егетне битенә борычлы баллончиктан сиптереп куып җибәргәннәр, дип яза Татар-информ.
Тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә гаепләнүче 11 сентябрьдә Чаллыда тоткарланган.
Элек ир-ат башка танышына һөҗүм иткәне өчен хөкем ителгән булган. Якын арада тикшеренү аны сак астына алу үтенече белән мөрәҗәгать итәчәк.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|