|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2023 Фаҗига
Азнакай районында янгында хатын-кыз һәм бала үлгәнБүген 10.44 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Татарстанның Азнакай районы Чалпы авылында бер катлы шәхси йортның януы турында хәбәр килде. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, шәхси торак йортның залында якынча 2 кв.метр мәйданда мебель янган.
Янгынны сүндергәндә 43 яшьлек хатын-кызның һәм 10 яшьлек кыз баланың мәетләре табылган.
11.30 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелгән.
Якынча мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазларын кулланганда иминлек кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|