|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2023 Җәмгыять
«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Иске Байсар авылына 450 ел тулуын исбатлаган«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, танылган язучы Вахит Имамов Актаныш районындагы Иске Байсар авылына 450 ел тулуын исбатлаган. Ул әлеге истәлекле датаны билгеләп үтәргә кирәк дип саный.
Аның әйтүенчә, әлеге документ Бүләр-Байсар авылының тарихын 1573 ел белән бәйләргә нигез бирә. «Димәк, быел Иске Байсар халкы үз авылларының 450 еллыгын билгеләп үтәргә хокуклы. Безнең якта башка 450 еллык авыллар юк. Бу бөтен татар халкы өчен кирәкле чара. Агыйдел олысы Болгар дәүләте чорында ук булган, Гәрәй, Бүләр, Кыргыз, Янәй һ.б. волостьларда татарлар яшәгән. Ул – хәзерге Татарстан һәм Башкортстан республикаларындагы чиктәш территорияләр. Бу чара башкорт мөтәгалимнәренең Минзәлә өязе җирләренә борын сузуын туктату өчен дә кирәк. Чөнки 1550-1570 елларда гына түгел, хәтта әле 1750-1800 елларга кадәр дә Казан белән Уфа арасында, ягъни Кама аръягында сыңар гына да «чиста» башкорт олысы урнашмаган булган».
В.Имамов Байсар авылының 450 еллыгын район күләмендә үткәрергә, чарага Байсар авылыннан башка җирләргә күчеп киткән кешеләрне дә чакырырга кирәк, дип исәпли.
В.Имамов 1773 елдагы Пугачев күтәрелешендә Байсар авылыннан гына да 31 кеше катнашуын ассызыклый. «Байсар авылы турындагы китабым күптән әзер инде, кайчан да булса басылып чыгар, дип тә өметләнәм. Китапта бик күп архив документлары урын алды. «Европада татар җайдаклары» дигән аерым бүлек бар, анда мин 1757 елда Пруссиягә ясалган походта Актаныш төбәге һәм якын-тирә 18 авылдан киткән 80 кешенең исемен, шул исәптән, Байсар авылыннан дүрт кешенең исемен тәкъдим итәм. Россиядә булган барлык тарихи вакыйгаларда да Байсар авылы халкы актив катнашкан. 1812 елдагы Ватан сугышына да Байсарлылар барган, икешәр медаль алганнарының исем-фамилияләре билгеле. Ләкин Татарстан хөкүмәте, фән белгечләре дә бу турыда белергә, каһарман якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерергә теләми.
Югыйсә, бик күп бабайларыбыз 1757, 1771, 1812 елларда ук Пруссия, Польша, Франция җирләрендә һәлак булган. Тик ни өчендер, Татарстанда әлеге вакыйгаларга бәйле бер генә һәйкәл дә юк. 1914 яки 1941 елларда һәлак булган бабаларыбыз кебек үк, 1812 елгы Ватан сугышында башын салган бабаларыбыз да безгә кадерле, алар да бүгенгеләр өчен бер үк кан, бер нәсел бит», – дип ачына танылган язучы.
Зилә МӨБӘРӘКШИНА, Мәдәни җомга
Рифкать БИЛДАНОВ фотолары.
--- |
Иң күп укылган
|