|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2023 Шоу-бизнес
Зәйнәб Фәрхетдинова: Балачакка "Әти, эчмә, әнине рәнҗетмә!" дип әйтер өчен кайтыр идемХалык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова социаль челтәрдә үзенчәлекле пост урнаштырган. Анда ул исерек әтиле балачак хатирәләре турында җан ярасы белән уртаклаша. Җырчы болай дип яза: «Үз хаталарыңны каян килеп чыкканын аңлый башлавы авыр. Барысын да сызып атып, ерак балачактан башлыйсы килә.
Туган йорт, бүген безнең һәркайсыбызның анда кайтасы килеп тора. Мин анда кайтыр идем, аны кочаклап, колагына «әти, эчмә, әнине рәнҗетмә» дип әйтергә. Мин аны беркайчан да нәни кыз мәхәббәте белән кочакламадым. Ул эштән кайтканда каршына беренче булып йөгерә идем, әмма бу – аның аек булу-булмавын белү өчен генә иде.
Бары тик искә дә төшерәсе килми торган өзек хатирәләр генә бар. Моны үзең генә беләсең. Бу беркемгә дә кызык түгел, бу – синең дөньяң. Үземнең дә аларны куркыныч төш кебек онытасым килә. Сез ышанасызмы моңа?» – дип язган Зәйнәб Фәрхетдинова.
Фото: социаль челтәрләр
--- |
Иң күп укылган
|