|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2023 Милләт
Санкт-Петербургның Татар мәдәни үзәгендә бушлай татар теле курслары кабат эшли башлады
3 сентябрьдән Санкт-Петербургта яңадан бушлай татар теле курслары эшли башлады. Дәресләргә теләге булган һәркем килә ала. Курслар Татар мәдәни үзәгендә (Чайковский урамы, 24 йорт) оештырыла. Яшь һәм телне белү дәрәҗәсе ягыннан чикләүләр юк. Уку ике форматта — теоретик һәм гамәли дәресләр формасында үткәрелә. Уку вакыты 3 ай. Дәресләрне Санкт-Петербургта Каюм Насыйри институтының Белем бирү-мәдәни үзәге укытучы-методисты, филолог-тәрҗемәче Фирая Рәшитова алып бара. Инде ике төркем тупланган: башлангыч һәм дәвам итүчеләр төркемнәре. Дәресләр параллель рәвештә, һәр якшәмбе 15.00-17.00 сәгатьләрдә үтә, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|