поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.09.2023 Җәмгыять

«Сәйлән» проектының бишенче сезоныны башланып китте

«ШАЯН ТВ» каналының иң көтелгән проекты - «Сәйлән» телевизион җыр фестивален төшерүгә старт бирелде. Бу гади генә сезон түгел, ә бишенче, юбилей сезоны. Димәк, тамашачыларны күп сюрпризлар, талантлы башкаручылар һәм шәп җырлар көтә.

Фестиваль татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлый; татар җырлары аша балалар һәм яшүсмерләр арасында татар телен популярлаштыруга зур өлеш кертә, яшь йолдызларга зур сәхнәгә юл ача.

Бәйгедә катнашучы һәр бала телевизион этапка эләгү бәхете өчен көрәште. Катнашучылар Россиянең төрле төбәкләреннән. Иң күп гариза Актаныш, Биектау, Чистай, Питрәч, шулай ук Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләре һәм Башкортстан республикасыннан кабул ителде. Мәртәбәле жюри исә бары тик 16 катнашучыны гына чираттагы этапка сайлап алды. Моның белән генә бетми! Әлеге ярымфиналистларны кабат сайлап алу этаплары, танылган җырчылар һәм театр әһелләреннән төрле остаханәләр, кабатланмас киңәшләр һәм зур сәхнә көтә! Алар барысы да якты йолдыз булып балкыячак.

Конкурсның телевизион сайлап алу этабында (ярымфинал һәм финал) яшь җырчыларны «йолдыз»лы жюри бәяләячәк. Алар составында танылган артистлар, композиторлар, педагоглар, шагыйрьләр, продюсерлар урын алды. Узган сезоннарда исә әлеге этапта балаларны Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Римма Ибраһимова, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм танылган җырчылар Филүс Каһиров, Азат Кәримов, Ильвина, Илгиз Мөхетдинов, Алсу Әбелханова, Илгиз Шәйхразиев бәяләде. Быел да жюри башкару осталыгына, тавышның сыйфаты, тембр, сәнгатьчәлек, башкаручыларга репертуарның туры килүенә игътибар итәчәк. Юбилей сезонының беренче төшерү көнендә «йолдыз»лы жюри составында Алсу Әбелханова, Илгиз Шәйхразиев һәм Эльмир Низамов урын алды.

Финалга 8 катнашучы узачак һәм «Сәйлән» сынын алу өчен көч сынашачак. Аларның кемнәр икәнен 1 октябрьдән «ШАЯН ТВ» каналында күрә аласыз.

Сез яраткан җырлар, гаҗәеп сәләтле катнашучылар! Бик тиздән зәңгәр экраннарда грандиоз «Сәйлән» проектының яңа чыгарылышларын карап, үзегезгә ошаган яшь җырчы өчен җан ата һәм кушылып җырлый алачаксыз. Яңалыклар артыннан күзәтеп барыгыз!


---
Шаян
№ --- | 11.09.2023
Шаян печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»