поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.09.2023 Җәмгыять

"Аларның туе – реклама, пиар өчен генә"

Чечняда туйлар артык купшы үтмәсен өчен яңа кагыйдәләр кертергә булганнар. Фәкать 50 мең сумлык калымда гына үзгәреш юк, шулай ук сарык бирү кала.

«Гомер буе мәгънәсез исерек туйларын хәләл итәргә хыялландым»
Киленнең күлмәге ислам таләпләренә һәм чечен әдәпләренә туры килергә тиеш. Кияүгә, кайнанага һәм кайнатага, башкаларга кыйммәтле бүләкләр бирү тыела. Кызның чемоданнары саны чикләнмәгән, "ләкин арттырып җибәрү" булырга тиеш түгел.
 
Булачак кайнана белән кайнатаның киленнең туганарына бүләкләре дә кыйммәтле булмасын – "бары тик борынгыдан чечен җәмгыятендә кабул ителгән әйберләр генә". Республика мөфтие бриллиант балдаклар, туннар, көнкүреш техникасы, фатирлар, машиналар кебек бүләкләр катгый тыела, дип ассызыклый.
 
“Грозный-информ” язганча, аңа кадәр Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, туй тантаналары темасына карата фикерен җиткереп, соңгы елларда бу чаралар тирәсендә хәлләр шактый үзгәрүен билгеләп үткән.
 
- Җәмгыятьтә дингә һәм милли гореф-гадәтләргә каршы килә торган бөтенләй мәгънәсез кагыйдәләр кертелә. Кешеләр туй оештыруның чыгымнары сизелерлек артуга китергән бу яңалыкларның тоткыны була, – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.
 
Тыйнак булыйк
“Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин фикеренчә, махсус хәрби операция чорында туйларны купшы итеп үткәрү килешеп бетми. Тыйнаграк оештырсак иде, гаиләнең бәхете туйның ничә сумга төшүеннән тормый, ди ул. 
Шулай ук сөекле Пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләрнең тормышын мисалга китерде.
 
- Ул вакытта зур бүләкләр бирелмәгән. Бер сәхабә Пәйгамбәребез янына килеп, өйләнүен әйткәч, Расүлебез, аңардан, халыкка белгерттеңме, дип сорый. Сәхабә, юк, дип җавап биргәч, сарык чал да кунаклар чакырып, бәйрәм ит, ди. Икенче бер сәхабә өйләнәм дип хәбәр иткәч, бүләккә нәрсә бирәсең, дип сорый. Бернәрсәдә бирмәвен белгәч, балдак булса да алып бир, ди. Яшьләрнең туйны матур итеп үткәрәсе килә, әлбәттә, әмма әти-әниләрне кредитларга батырып уздыру дөрес әйбер түгел, – ди хәзрәт.
 
“Туй мәҗлесләренә милли төсләр керде”
Җырчы һәм туйлар алып баручы Нурзадә әйтүенчә, без татарларда да туйга кагылышлы гореф-гадәтләргә үзгәрешләр кереп тора.
- Табынга пар каз, чәк-чәк чыгару гадәте бездә күптән бар. Әмма соңгы вакытларда, белмим каян кергәндер ул, җиде төрле әйбер алып килү гадәте барлыкка килде. Анысы кирәкме икән һәм ул нәрсәгә нигезләнгән? Бездә гомумән, кешенеке кебек булсын, башкалардан арттырып җибәрим дип ярышу бар. Бүләкләргә килгәндә дә, әти-әниләргә түбәтәй, яулык бүләк итү дә җитә. Шул ук вакытта күңелгә ятышлы тагын бер үзгәреш – ул да булса туйларны хәмерсез уздыру. Баштарак бик гаҗәп күренеш булса, хәзер аракысыз уздырабызмы дигән сорау да тумый. Ул яктан, шөкер дип кенә әйтергә кала. Шунысы да әйтергә кирәк – туй мәҗлесләренә милли төсләр керде. Ул шул ук киемгә дә, уен-йолаларга да кагыла, – ди ул.

Туйга хәзер кредит алмыйлар
Тамада Гамил Нур әйтүенчә, бездә купшы туйлар инде дистә еллап узмый. 
– Туйга дип кредит алучы да юк. Акчасы булса, ул аны туйга түгел, фатир алырга, йорт төзергә яки берәр эш ачар өчен тота. Чыгымлы туйлар 2014 елдан соң  кинәт кенә чыгымсыз никах модасына әйләнде дә куйды. Монда дин күтәрелүнең катнашы юк. Мин гомер буе мәгънәсез исерек туйларын хәләл итәргә хыялландым, тик ул вакытта бу утопия иде. Соңгы ун еллыктагы икътисади вазгыять исә купшы, чыгымлы туйларны юк итте дә куйды. Хәзер йөзгә бер кеше генә купшы туй ясарга тели яки ясый ала. Элек ясаганнары ник шулай кыландым дип зарлана. Шулай ук андый туйлар гадәттә ак стеналы фотосалон кебек буш залларда салкын атмосферада узды. Тамадалары да кыйммәтле. Кунаклар да андый ясалма купшылыктан өшеп, бөрешеп утырды. Әйе, беркатлы халык, социаль челтәрләрдәге фотоларны күреп, кыйммәтле, зур туйлар һаман да бар икән, дип уйларга мөмкин. Чөнки блогерлар, шоу-бизнес вәкилләре, челтәрле мошенниклар телефон тасмаларын тутырып купшы туйлар күрсәтә.  Аларның туе – реклама, пиар өчен генә, – ди ул. 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 11.09.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»