|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2023 Ир белән хатын
Каенана улына сөяркә тапканТормыш юлыңда очратып та, парыңны нәкъ синеке булуын таный алмасаң, ялгышсаң? Инде парымны таптым дип тә шул ярны ничек пар итеп сакларга? Мәхәббәтне, гаиләне тулыландырып тору – зур хезмәт. Әмма арадагы җылы мөнәсәбәтне һәм бәхетне саклау бер кешедән генә тормый. Ике як та тырышканда, үзеннән көч куйганда, гаилә кыйммәтләрен чын-чынлап кыйммәт булуына төшенгәндә генә, чит-ятлардан бигрәк туганнарың йогынтысына бирешмәгәндә генә саклап калып буладыр гаиләдә ярату, хөрмәт хисләрен. Назил белән Ләйсән икесе дә разый булып, яратышып кавышты. Инде байтак кына вакыт очрашып йөреп, бер-берсенең уңай якларын да, тискәре якларын да беләләр шикелле иде. Кемдә булмый инде ул кимчелекләр?! Яраткан кешеңнең кимчелекләрен дә кабул итәсең ич ул.
Назил белән Ләйсән бер-берсенең гомерлек яр булуларына иманнары камил иде. Никах укытып, купшы туйлар уздырып, күркәм генә яшәп киттеләр. Ике як әти-әни янына барып йөрделәр, мөмкин кадәр кулдан килгәнчә булышырга тырыштылар.
Берничә елдан гаиләгә ямь өстәп, бер-бер артлы өч сабый дөньяга килде, вак-төяк мәшәкатьләрне санамаганда, матур гына яшиләр кебек иде Назил белән Ләйсән. Кебек булган икән шул...
Көннәрдән бер көнне зур кибеткә ризыклар алырга кергәч, Ләйсәннең кулыннан бер хатын тотып алды. Үзен Назилнең сөйгәне дип таныштырды ул. Инде берничә ел дәвамында очрашып, бер-берсеннән башка яши алмауларын аңлаганнар, бергә булырга телиләр. Аларның бергә булуына, мәхәббәтләренә Ләйсән генә комачау итә икән. Әлеге таныш булмаган ханым Ләйсәнгә ирен “үзенә бәйләп тотмавын”, җибәрүен таләп итә. Чөнки ире инде аны күптәннән яратмый, гадәт буенча гына яши икән. Бүген ташлап чыгып китәр иде Ләйсәнне, чын ир-ат, яхшы әти буларак, балаларын кызгана, имеш.
Бу ханым йә ялгышадыр, йә берәрсе кырыс шаяртадыр, дип уйлый Ләйсән, әле, “минем реакцияне видеога төшереп торалардыр”, дип, елмаеп тирә-ягына карап ала. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел ләбаса! Иртән эшкә киткәндә үбеп чыгып китеп, кайтканда гаиләгә сөенеп кайтып кергән ирне гел җылы ризык, якты караш белән каршы ала Ләйсән. Бер-берсенә һәр эштә ярдәмләшеп, аңлашып яшиләр, башкаларга үрнәк булырдай гаилә ич аларның гаиләләре! Ә бу хатын аны берәрсе белән бутый булса кирәк. Алай дисәң, исеме белән эндәшә, аның иренең исемен атап сөйләшә...
Хакыйкать исә Ләйсән өчен чыннан да коточкыч булып чыга. Назил инде әлеге хатын янына өч ел дәвамында йөри, уртак сабыйлары туарга тора икән. Командировкага дип җыенып чыгып киткән вакытларында да эш буенча йөрмәгән ире, шул хатын янында булган икән. Ләйсән Назил белән уртак мәхәббәт җимешләрен тәрбияләп-үстереп яткан вакытта алсу күзлеген киеп алып, берни сизенмәгән. Хыялый чынбарлыкта яшәгән булып чыга.
Иң кызганычы һәм йөрәк түренә кадалганы шунда иде ки: Назилнең һәм сөяркә хатынның зина кылуларын, үзара мөнәсәбәтләрен ирнең туганнары, ата-анасы белеп кенә калмаган, ә үзләре оештырган, бу мөнәсәбәтне һәр яклап хуплап торган. Әле алай гына түгел, сөяркә хатын Назилнең бертуган абыйларының күршесендә яшәп, ул таныштырган да икән. Бактың исә, кече улының “хатыннан уңмавы, бәхетсез яшәве” аңа тынгы бирмичә, каенана кеше тамада булып эшләүче олы улына “Таныштыр инде шуны берәр юньле хатын-кыз белән”, дип мөрәҗәгать иткән. Үзе берничә хатын алыштырган, гаиләдә тотрыклы булмаган абый кеше әнисенең бу гозерен, әлбәттә, сөенеп кабул иткән. Тора-бара, “эшләр хутка киткәч”, каенана кеше улының киемнәр сатучы булып эшләүче сөяркәсенә заказлар биреп, күлмәкләр кайтартып яткан, улының сөяркәсе белән тәмам дуслашырга өлгергән...
Бу хәлләрне белгәч, Ләйсәннең бар яшәеше, күзаллавы, тулы тормышы асты-өскә килде. Бөтен дөньясы аның алдануын белеп, артыннан бармак төртеп көләләрдер төсле тоелды Ләйсәнгә. Аһ, һәр ышанган кешесе һәммәсе берьюлы аркасына хәнҗәр белән кадады гүя! Вакытлар үтәр, яралар төзәлер, авыртулар да онытылган кебек булыр. Әмма кешеләргә карата ышаныч кына кире кайтмас шул.
Ландыш Тимерова
--- |
Иң күп укылган
|