|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2023 Җәмгыять
Шаурма ашаганда инфекцион-токсик шок кичереп үлгәнКурск өлкәсенең Льгов шәһәрендә кешеләр шаурма ашап агуланган. Бу хакта төбәкнең хөкүмәте үзенең Телеграм-каналында хәбәр иткән. Ведомствода билгеләүләренчә, охшаш симптомнар белән медицина ярдәме артыннан 15 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның барысы да шаурманы бер җирдән сатып алган. Кызганычка каршы, 23 яшьлек хатын инфекцион-токсик шок кичереп, үлгән.
Моннан тыш, дүрт кешене өлкәнең Семашко исемендәге йогышлы авырулар дәваханәсенә озатканнар, аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Ун пациент Льгов үзәк район дәваханәсендә амбулатор рәвештә дәвалана. Бу хәл буенча тикшерү оештырганнар. “Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян салу яки кеше үлеменә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: фрипик.ком
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|