поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.09.2023 Мәдәният

Казанга «Зур гастрольләр» белән Салават дәүләт башкорт драма театры килә (АФИША)

12 сентябрьдән өч көн дәвамында Салават дәүләт башкорт драма театры Кариев театры сәхнәсендә өч спектакль тәкъдим итәчәк. Ноябрьдә «Зур гастрольләр» белән Кариев театры исә Салаватка барачак, ә хәзер алар күрше республика кунакларын каршы алырга әзерләнә.

12 нче сентябрь, «Безнең өйнең яме» (Мостай Кәрим)

Инсценировка авторы һәм куючы режиссер – Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов.

Мостай Кәрим зур булмаган авылдагы гадәти тормыш турында сөйли. Көндәлек мәшәкатьләргә тагын берәү – фронттан килгән хатларны уку өстәлә. Төп герой Җәмилнең әнисе, хат алганнан соң, калага китә. Ул авылга ялгызы гына кайтмый: Җәмилгә сеңел – Оксана исемле кызчыкны алып кайта. Башкорт малае бөтен күңеле белән аңа бәйләнә, кызчык өйнең яменә әйләнә.

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов Салават театрында эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде:
– Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте һәрваккыт актуаль булачак. Бу әсәр иң беренче чиратта кешене ярату турында. Шулай ук туганлык хисләре, миһербанлылык, нинди генә авыр вазгыятьтә дә кеше булып калу хакында. Һәм шушы хакыйкатьне автор балалар аша җиткергән.

«Безнең өйнең яме» спектакле «Бердәм Россия» партиясе гранты ярдәмендә куелды. Мин спектакль чыгарганда, Салават театрында баш режиссер Илсур Казакбаев иде. Соңыннан ул безгә, Кариев театрына килеп, «Озын-озак балачак» спектаклен чыгарды. Узган 35 нче сезонда «Ромео һәм Джульетта» спектаклен куйды. Мин куйган «Безнең өйнең яме» спектакле Салават театрында гөрләп бара, касса спектакленә әйләнгән. Менә хәзер алар аны Казанга алып киләләр. Ә ноябрьдә Кариев театры үзе Салаватка барачак, һәм анда Илсур Казакбаев куйган «Ромео һәм Джульетта» спектаклен дә алып барабыз. Менә шундый дуслык җепләре бәйли һәм бер-беребезгә тартып тора безне.

13 нче сентябрь, «Әйбәт кыз Лида» (Андрей Ивашкин).

Режиссёр-постановщик – Нәркәс Искәндәрова.

Лида курьер булып эшли. Чираттагы заказны алып килгән фатирда ул үзенең кайчандыр бергә укыган классташларын очрата. Лиданы бу яшьләр белән куркыныч сер бәйли: алар аркасында аның әтисе үлгән була. Иптәшләрен танып алган кыз тизрәк бу фатирдан чыгып качарга тели. Әмма ишек бикләнеп кала һәм Лида үткәндәге куркулары белән йөзгә-йөз очраша...

14 нче сентябрь, «Абау, димче килә» (Сарвар Сурина).

Куючы режиссёр – Зиннур Сөләйманов.

Спектакльнең төп героинясы – яучы Әминәнең эше каты: ул бай авылдашы, үзе дә тол Рифка кияү эзләү белән мәшгуль. Күңелле мәшәкатьләр Рифның кызларын, кияү егетләрен һәм, гомумән, бөтен авыл халкын үз эченә бөтереп ала. Иң мөһиме – форсатны кулдан ычкындырмаска һәм хисләреңнән качмаска. Һәм тормышның тоташ проблемалардан һәм эштән генә тормаганын, анда һәрвакыт сөенечкә, уен-көлкегә урын барын онытмаска кирәк.

 


---
Кариев театры
№ --- | 08.09.2023
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»